Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
12 сентябрь 2019, 12:47

Һәр шагыйрьнең үз язмышы була...

Шагыйрь һәм прозаик, Бөек Ватан сугышы каһарманы, Төрекмән авылының батыр улы Мөҗәһит Хәйретдинов әсәрләрен укыганда, аның турындагы хатирәләрне барлаганда бөтен гомере тоташ бер батырлык булып күз алдына килә. Үлем җәзасы каршында да Ватанга чиксез мәхәббәт, фашистларга нәфрәт тулы ялкынлы юллар язган шәхес ул. Якташ-шагыйрь күңелләребездә көчле ихтыярлы, кайнар йөрәкле, туган җиргә тугры яугир булып мәңге сакланачак...

Шагыйрь һәм прозаик, Бөек Ватан сугышы каһарманы, Төрекмән авылының батыр улы Мөҗәһит Хәйретдинов әсәрләрен укыганда, аның турындагы хатирәләрне барлаганда бөтен гомере тоташ бер батырлык булып күз алдына килә. Үлем җәзасы каршында да Ватанга чиксез мәхәббәт, фашистларга нәфрәт тулы ялкынлы юллар язган шәхес ул. Якташ-шагыйрь күңелләребездә көчле ихтыярлы, кайнар йөрәкле, туган җиргә тугры яугир булып мәңге сакланачак...



4 сентябрьдә «Нур» клубы биләмәсендә Мөҗәһит Хәйретдинов истәлегенә митинг оештырылды. Якташыбыз Х. Мөҗәйнең язу сәләте яшьли ачыла. Хәрби хезмәттә булган чорда ул актив иҗади эшчәнлек тә алып бара: матбугат басмаларында шигырьләре, очерк-хикәяләре басыла. Бөек Ватан сугышы башлангач та, фронтка китә. Харьковка һөҗүм вакытында полкы белән дошман чолганышына эләгә. Аяусыз алыштан соң яралылар, шул исәптән подполковник Х. Мөҗәй дә, әсирлеккә эләгә. Батыр якташ лагерьда да фашистларга каршы көрәшне дәвам итә. Ул яшерен хәрби оешма җитәкчеләренең берсе була. Кызганычка каршы,1943 елда гестапо кулына эләгеп, Дахау концлагерена озатыла һәм үлемгә хөкем ителә. 1944 елның 4 сентябрендә туксан ике тоткынны, шул исәптән Мөҗәйне дә фашистлар атып үтерә...
Туган җиребезгә мәхәббәт белән сугарылган әсәрләр иҗат иткән, ил азатлыгы өчен башын салган герой-якташ турындагы истәлекләр яшь буынга изге ядкарь буларак тапшырыла барсын өчен шәһәребездә 2001 елдан Мөҗәһит Хәйретдинов премиясенә бәйге оештырыла. Бу чара шулай ук иҗади сәләтне үстерү, туган якны өйрәнү һәм мәдәни-агарту эшчәнлегенә булышлык итү максатын күзаллый.
Быел да Үзәк китапханәдә лауреатларны бүләкләү тантанасы узды. Иҗатчылар бәйгедә, гадәттәгечә, актив катнашты. Шагыйрьләр җыентыклар туплады, язучылар мәкаләләрен әзерләде, берләшмәләр мәгълүмати буклетлар ясады. Нәтиҗәләр буенча, М. Хәйретдинов исемендәге премия лауреаты исеменә һәм төп бүләккә совет офицерлары берләшмәсенең шәһәр бүлеге лаек табылды. Җиңүче дипломы һәм 30 меңлек акчалата сертификат бүлек рәисе Мәсгуть Галләмовка тапшырылды.
«Әдәби иҗат» төркемендә Туймазы шәһәренең «Илһам» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Нурия Вәлиәхмәтова лауреат булды. Нурия ханым «Бөек Мөҗәйгә мәдхия» китабын иҗат иткән. «Туган якны өйрәнү, эзләнү эше» төркемендә комсомол оешмасына багышланган «Ил тарихындагы сәхифә» китабы авторы — «Октябрьский нефтьчесе» гәзитенең хәбәрчесе Елена Коченкова, ә «Мәдәни-агарту эшчәнлеге»ндә якташ-шагыйрьнең иҗат юлын яктыртучы Рәзинә Сабирова лауреат исеме алды.
Мөҗәһит Хәйретдинов турындагы хатирәләрне саклау, яшь буынга ватанпәрвәрлек тәрбия бирү өчен «Туган як» гәзите корреспонденты Лилия Габитова, китапханәчеләр: Марина Чикота, Наталья Захарова һәм Гүзәл Закирова махсус дипломнар белән билгеләнде. «Туган як» гәзитенең баш редакторы Юлия Дәүләтбаева Т. Идрисов, Г. Агапитов, З. Шакиров, О. Пастухова, М. Данилова, А. Зимин һәм М. Хәбибуллинга бәйгедә актив катнашканнары өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.
... Лауреатлар билгеләнде, бүләкләр тапшырылды, һәркем үзенә тиешле нәтиҗәне ясады. Киләсе елларда бәйгедә шәхсән үзләре иҗат иткән мәкалә-җыентыклар авторлары, шулай ук яшьләр күбрәк катнашсын иде дигән теләктә калабыз. Бу елдан-ел кабатлана килгән тәртипне үзгәртеп, конкурска үзгәчәрәк, яшь буынны да кызыктырырлык төсмер бирер сыман...


Лилия ГАБИТОВА
Автор фотолары
Читайте нас: