Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
12 сентябрь 2019, 12:32

Киләчәк тормыш — үзебезнең сайлауда 1

Ничә айлар буе көткән, әзерләнгән Бердәм тавыш бирү көне дә җитте. Быел да хәбәрчеләр мөһим вакыйганың эчендә «кайнады». Мин дә иртәнге сәгатьләрдән сайлау участокларына юл алдым. Әлбәттә, иң беренче булып 20нче мәктәп ишеген ачтым. Чөнки нәкъ биредә мин яшәгән йортка караган 548нче участок урнашкан. Гражданлык бурычын үтәгәч, һөнәри вазыйфаларыма керештем...

Ничә айлар буе көткән, әзерләнгән Бердәм тавыш бирү көне дә җитте. Быел да хәбәрчеләр мөһим вакыйганың эчендә «кайнады». Мин дә иртәнге сәгатьләрдән сайлау участокларына юл алдым. Әлбәттә, иң беренче булып 20нче мәктәп ишеген ачтым. Чөнки нәкъ биредә мин яшәгән йортка караган 548нче участок урнашкан. Гражданлык бурычын үтәгәч, һөнәри вазыйфаларыма керештем...
Комиссия рәисләреннән алынган мәгълүматларга ярашлы, 548нче сайлау участогында 08.00 сәгатькә — 10, ә 547нче участокта 15 кеше тавыш биргән. Гадәттәгечә, сайлауда катнашучы шәһәрдәшләр белән әңгәмәләшеп алдык. Әнисә апа һәм Салават абый 34нче төбәктә 10 ел яши. «Соңгы елларда шәһәребез күзгә күренеп үзгәрә, тирә-якта яшеллек арта, ихаталар, уен мәйданчыклары, подъездлар төзекләндерелә. Сайлауда катнашу — мохитебезне яхшыртуга чираттагы адым, — ди шәһәрдәшләр. — Җитәкчеләргә ишеттерәсе гозеребез бар: бүгенге көндә төбәктә үзебезнең җитештерүчеләргә игътибар җитми сыман, шуны искә алсыннар иде. Ни дисәң дә, туган җир тауарларын куллану файдалырак та, отышлырак та».


Яхшылыкка ышаныйк!
3нче гимназиянең 552 һәм 553нче сайлау участокларында иртәнге сәгатьләрдә гомум алганда 300дән ашу кеше тавыш биргән. Әйткәндәй, быел да беренче тапкыр сайлауга килүчеләргә Рәхмәт хатлары, ә туган көнен билгеләүчеләргә истәлекле бүләкләр әзерләнгән иде. Биредә аларның берсе белән очрашу форсаты тиде. 8 сентябрьдә Борис Моисеевка (автордан: сүз танылган эстрада җырчысы турында бармый) 74 яшь тулган! «Мин Октябрьскийда туып-үстем, — ди Борис Владимирович. — Шәһәребез өчен мөһим вакыйгалардан читтә калганым юк. Быел да сайлауларда катнаштым. Без шулай тәрбияләнгән, бу — Ватанга хөрмәт, тугрылык билгесе. Тавыш бирү киләчәк тормышны үзгәртүгә адым ул. Һәр сайлаудан ниндидер файдалы нәтиҗә көтәсең, яхшылыкка ышанасың. Без, өлкәннәр өчен ул пенсиянең артуы буларак күзаллана. Җитәкчеләрдән шуны көтәбез... Бүгенге яшәештән зарланырлык түгел анысы, кибетләр тулы азык-төлек (акчаң гына булсын), яңа объектлар төзелә, юллар ремонтлана. «Ветераннар аллеясе» ничек матурланды. Элеккеге «Орфей» бинасы да зур үзгәрешләр кичерде, хәзер ул чын мәгънәсендә шәһәребезнең мәдәният үзәгенә әверелде»... Борис аганы тагын бер тапкыр бәйрәме белән котлап, саулык, озын гомер теләп, хушлаштык.
Сәламәтлек дигәннән, сайлауга килүчеләрнең физик халәтен күзәтүдә тоту өчен җаваплы зат — 2нче поликлиниканың участок терапевты Ирина Фәхретдинова белән дә сөйләштек. «Безнең беренчел бурыч — кешеләргә медицина ярдәме күрсәтү, — ди Ирина Роберт кызы. — Бүген башлыча кан басымын тикшертергә, шулай ук гәүдә авырлыгын үлчәтергә теләүчеләр булды».
Бердәм тавыш бирү көнендә шәһәр өчен көнүзәк мәсьәләләр дә тикшерүгә алынды. 552 һәм 553нче сайлау участокларында бу юнәлештә шәһәр советы депутаты Рим Баһаветдинов эшләде. Рим Әхмәтшакир улы сүзләренчә, байтак мөрәҗәгатьләр балалар мәйданчыкларында, йорт биләмәсендә караучысыз һәм борынчыксыз йөрүче этләрне күзәтүдә тоту, юллардагы чокырларны асфальтлау, урамдагы коры-сарыны җыештыру мәсьәләләренә кагылган.

Һәр тавыш мөһим
Халыклар дуслыгы йортындагы 550нче сайлау участогында 12.00 сәгатькә 368 кеше тавыш биргән. Комиссия рәисе сүзләренчә, өч шәһәрдәш иртәнге 7дә сайлаулар башланганчы ук учреждениегә килгән. Ашыгыч эшләре булса да гражданлык бурычларын үтәргә ашыккан алар!
Ә менә Әхтәрәевлар тулы гаиләләре белән сайлауда катнашкан. Яшь пар 6 ел элек никахка кергән, ике балалары үсеп килә. Саф татарча сөйләшүче яшьләр бүгенге көндә сирәк күренешкә әйләнеп бара. Әхтәрәевларның туган телебездә белдергән фикерен сезгә дә ишеттерәсе килә: «Сайлауларда гел катнашабыз, шул рәвешле балаларыбызның имин киләчәгенә өлеш кертәбез. Әгәр без бүген сайламасак, кем өчендер тавышлар кимиячәк. Ә бу үз чиратында республика, шәһәр тормышында чагылыш табарга мөмкин. Шуңа күрә барыгыз да сайлауда катнашыгыз, һәр тавыш мөһим!». Бик урынлы фикер, афәрин, яшьләребез, гаилә бәхете, иминлек телибез сезгә!
Бу участокта халык мөрәҗәгатьләре белән шәһәр советы депутаты Илмира Фаткуллина эшләде. «Шәһәрдәшләрне күпчелектә хезмәтләндерүче оешмаларның эшчәнлеге сыйфатына бәйле сораулар борчый, — ди Илмира Әлмир кызы. — Бар гозерләр дә тикшерүгә куелды».
Сайлау көнендә Милли мәдәниятләр үзәгендә иҗат коллективлары концерты, күргәзмәләр тәкъдим ителде.15нче «Каенкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Кадыйрова «Көз аланы» исемле композиция әзерләгән. «Бу эштә бар гаиләм ярдәм күрсәтте, — ди Лилия Рәсим кызы. — Кул эшләнмәләрендә көзге муллыкны чагылдырырга тырыштык».

Бәхетле киләчәк өчен!
12нче мәктәптәге 555нче участокта сәгать 12гә — 417, 554нче участокта 280 кеше тавыш биргән. Октябрьский нефть колледжы студенты 18 яшьлек Никита Шокуров быел беренче тапкыр сайлауда катнашкан. «Тавыш бирергә дустым киңәше белән килдем, — ди егет. — Ул сәясәт белән кызыксына, миңа да өйдә утырганчы, сайлауга барып кайтыйк, диде. Аның киңәшен тотканыма үкенмим, беренче тапкыр тавыш биргән өчен истәлекле бүләк тә эләкте. Илебез һәм республика тормышына киләчәктә дә өлеш кертермен дип уйлыйм».
Ключниковлар гаиләсе — 555нче участок сайлаучылары. Аларга ике кызлары да ияргән. Балалар бүген кемне сайлавыбызны белә микән? «Олылар без яшәгән җирнең Башлыгын сайлый, — ди кызлар. — Ә балаларга шарлар бирәләр. Без дә үскәч, сайлауда катнашачакбыз».
35нче төбәктә яшәүче 1928 елгы Любовь Шлыкова авыруы сәбәпле өеннән чыгып йөри алмый. Шуңа күрә комиссия әгъзалары аның фатирына барды, шул рәвешле ул үз тавышын бирә алды. Өлкән яшьтәге шәһәрдәшкә истәлекле бүләк тә тапшырылды.

Сайлауда да бергә алар
Чираттагы участокларның берсе — картлар йортына юл алам. Сайлау комиссиясе әгъзалары биредә тәрбияләнүчеләрнең барысының да диярлек тавыш бирүдә катнашуын белдерде. «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булу сәбәпле, бүлмәсеннән чыга алмаучылар да сайлады. Алар янына тавыш бирү җайланмаларын алып кердек», — ди учреждение директоры Зәлия Нәкиевна. Рузилә Акмурзина һәм Фәнис Мөхәмәтҗанов картлар йортында 2016 елдан яши. 2017 елда матур гаилә корып җибәргәннәр. Бүген Рузилә Нигъмәтҗан кызы белән Фәнис Зөфәр улы бер-берсенә терәк, башкаларга үрнәк булып гомер кичерә. Сайлауда да алар бергә катнашкан. «Абзыегыз Туймазыдан, ә мин Бәләбәй районыннан, — ди Рузилә апа. — Картлар йорты безне таныштырды, кавыштырды. Безгә яхшы тәрбия күрсәтүче хезмәткәрләргә, директорга бик рәхмәтлебез. ЗАГСка кергәч, аерым бүлмә бирделәр, телевизор, суыткычыбыз бар. Әлбәттә, үзеңнең дә әдәпле, игелекле булуың мөһим. Шул вакытта башкалар да сине хөрмәт итәчәк».

... Дөрес сүзләр. Шушы ноктада язмамны тәмамлыйм. Рузилә апа, Фәнис абыйга тагын да озак еллар иңне-иңгә куеп бәхетле гомер итүләрен телим. Ә инде сайлауларда катнашучыларга төбәктәге мөһим вакыйгаларга битараф булмаганнары өчен рәхмәт белдерәсе килә.


Лилия ГАБИТОВА, автор фотолары.
Читайте нас: