Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
12 сентябрь 2019, 12:57

Иң яхшы савыт-саба үзебездә икән!

Исегездәме, элек пыяла ишекле стенкага савыт-саба тезеп кую модасы бар иде.

Исегездәме, элек пыяла ишекле стенкага савыт-саба тезеп кую модасы бар иде.
Ул заманда фарфор һәм бәллүр савыт-саба — байлык күрсәткече булды шул... Өстәвенә, алам дисәң — сатуда юк, дефицит. «Хуҗалык тауарлары» кибетендә әнкәйнең ахирәте эшли, бик кирәк вакытта шул апага барып ялынабыз. Шуннан безгә кирәкле әйбер «астан» гына чыга. Шул чорда андый кибетләрдә эшләгәннәр бик текә булдылар инде. Хәзер генә ул адым саен кибет һәм савыт-сабаның да ниндие генә юк. Кытай рәхәтләндерә инде безне. Кыскасы, рәхәтләндереп алдый. Данлыклы Императорский (1744 елда ук эшли башлаган Европада иң борынгы, ә Русиядә беренче һәм иң зур фарфор савыт-саба җитештерүче завод) дип алган чынаякларыбыз да асылда исә Кытайда җитештерелеп, этикеткасы гына үзебездә ябыштырылган булып чыкты. Әйтәм аның чынаяклары бер якка авыш, буявы да тигез ятмаган. Нинди чималдан, ни рәвешле җитештерелүенә дә игътибар итеп тормыйбыз. Матур, ялтырый — җиткән. Аның каравы очсыз.
Октябрьскийда урнашкан фарфор заводында күптән булган юк иде. Узган җомгада шәһәребезгә Русия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Рифат Шәйхетдинов килгәч, бәхеткә каршы, шундый форсат тиде.
Рифат Габделхак улын Октябрьский предприятиеләре буенча озатып йөрдек. Иң элек фарфор заводына юнәлдек. Куанычымның иге-чиге булмады! Нәкъ шунда барырга кирәк иде ич безгә дә. Анда безне предприятие директоры Татьяна Фанакова каршы алды. Директор ханым предприятиенең бүгенге хәл-торышы белән таныштырды, цехлар буенча экскурсияга алып китте. Менә иң кызыгы кайда икән! Тезелеп киткән чынаяк, чәйнекләр... Бар корылмалар һәм җиһазлар Германиядән. Хәтта чимал — ак балчык та шуннан кайтарыла ди. Бездә юкмы икәнни андый балчык, дигән уй йөгерде баштан. Чын матурлык менә кайда ясала икән! Сүз дә юк, сыйфатлы да, нәфис тә. Гарчә, немецлар җиһазында сыйфатсыз продукция җитештереп булмый торгандыр. Предприятие тулы көченә эшләмидер дисәм (халык бик аз күренде), директор әйтүенчә, әлеге мәлдә биредә 120 кеше мәшгуль, завод 91 процентка эшкә җигелгән. Савыт-саба күпчелек заказ буенча җитештерелә, ресторан-кафеларга зур партияләр сатыла икән. Ап-ак савыт-саба җыелмалары башлыча экспортка озатыла — Америка, Казагыстан яратып ала. Республикабыз җитәкчесе алмашыну да завод эшенә уңай тәэсир иткән, әлеге вакытта Хөкүмәт заказы буенча республиканың барлык мәктәп һәм балалар бакчалары өчен тоткасыз ак кружкалар җитештерү белән мәшгульләр. Шулай ук гаилә юбилейларын билгеләүче парларны котлау өчен махсус сервизлар җитештерелә. Шушы ике зур заказ предприятиене эшле иткән.
Башкорт милли бизәкләре, геройларына багышланып җитештерелгән сувенир продукцияләре дә соклануга лаек. Хәтта Русия Президенты В. Путинга бүләккә тапшырылган «Знакум» композициясе биредә эшләнгән икән. Башкорт сылулары — җиде кыз, милли орнамент, милли киемнәрдәге сыннар күзнең явын алырдай. Рифат Габделхак улы заказлар күләме, эш урыннары булу-булмау турында сорашты. «Мондый заводны югалтырга ярамый, мөмкинлекләрегез, җиһаз-мәйданнарыгыз бар, эшләгез генә, яңалыкка омтылыгыз, продукция төрләрен арттырыгыз», — дип киңәш итте Р. Шәйхетдинов. Ихтыяҗ туса, предприятие үсеше өчен махсус кредит программалары булу турында хәбәр итте. Хөкүмәт дәрәҗәсендә ниндидер ярдәм-киңәш булган очракта, мөрәҗәгать итәргә чакырды. Республикабызда шушындый продукция җитештерүче бердәнбер завод булуын билгеләде ул, арытаба аның куәтен арттырырга, кирәк диде.
Чын мәгънәсендә, заводта күргәннәрдән соң нәкъ шундый савыт-саба аласы килеп чыктым. Искиткеч матур да, сыйфатлы да, кулга тотып караганнан соң шулай дип әйтәм. Ник соң алар үзләренең сәүдә челтәрен булдырмый? Әлегә андый мөмкинлек юк, диләр. Кайда сатып алырга яки заказ бирергә була дисезме. Төньяк урамында предприятие янәшәсендә бер вагончык бар, бердәнбер сәүдә нокталары шунда урнашкан.
Русия күләмендә фарфор җитештерү сәнәгатендә иң зур заводларның берсе булган «Башкорт фарфоры»ның киләчәге өметле булсын иде.
Октябрьскийдагы эш сәфәреннән соң депутат Р. Шәйхетдинов Туймазыга халыкны кабул итүгә китте. Анда озак еллар хәл ителмәгән төрле мәсьәләләре белән 20гә якын якташыбыз көтә иде аны.

Юлия Дәүләтбаева
Автор фотолары



Читайте нас: