Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
12 сентябрь 2019, 12:45

«Алар дөньядагы иң әйбәт кешеләр!»

... Бүген дә йөрәк парәсен искә алды ул. Хәер, хәтердән чыкканы да юк ич балакаеның. Шактый еллар узса да, күңелдәге яра төзәлми. Газизләрдән-газиз балаңны югалтудан да ачырак кайгы бар микән? Үз башыннан кичергәннәр генә аңлыйдыр моны.

... Бүген дә йөрәк парәсен искә алды ул. Хәер, хәтердән чыкканы да юк ич балакаеның. Шактый еллар узса да, күңелдәге яра төзәлми. Газизләрдән-газиз балаңны югалтудан да ачырак кайгы бар микән? Үз башыннан кичергәннәр генә аңлыйдыр моны.
Бигрәкләр дә яшьли китте шул Гөлнара кызлары. Утыз дүрттә иде нибары. Юанычлары — Илшат оныклары калды ядкарь булып дәү әти-әнигә. Аңа карый да Гүзәл ханым, Гөлнарасының йөз сызатларын күргәндәй була. Тормыш йомгагы янә кирегә сүтелә башлый. Гаҗәеп катлаулы да, искиткеч матур да гомер дигәннәре...
Кеше әйтсә, ышанмас та иде. Хәләле Флүр Абзал улы белән дөнья көтүләренә дә 49 ел тула икән ләбаса. Үзе бер кеше гомере! Сизелми дә узды вакыт дигәнең. Кайчан гына танышканнар иде сыман Гүзәлнең ике туганын армиягә озаткан кичтә. 1969 елның ноябрь ае. Тәү караштан игьтибар итте сылу басынкы, төпле, аз сүзле, ышанычлы егеткә. Кем әйтмешли, «акылы утырган», дөнья көтәрлеге йөзенә чыккан. Флүр дә мөлаем кызны күздән яздырмый. Чибәрлеге өстенә нинди уңган, баскан урынында ут өертә. Чын-саф авыл кызы. Ничек тә читкә җибәрмәскә иде үзен. Бер күрүдә кабына гыйшык уты, диюләре шулдыр ихтимал...
Әйе, була шундый мәхәббәтле парлар, Тәкъдир тарафыннан берсе өчен берсе туган сыман. Һәркемгә дә тәтеми андый бәхетле очрак. Юкка гына Гүзәлнең әтисе Заһит ага да озакка сузмады, сөекле кызына киңәшен бирде. Булачак кияүне ошатып өлгергән иде чөнки. «Акыллы егет, аңа барсаң, уңарсың», дип үз фикерен ярып салды. Кешене бер күрүдә сыный, таный торган затлардан иде Заһит абый. Ялгышмады, тату-эшчән гаиләгә эләкте сылуы. Флүрнең ата-анасы үз кызларыдай яратып кабул итте. Шул ук елның декабрь ахырында гөрләтеп туй ясадылар. Бер-ике ел бианай-биатай белән гомер кичерде яшь килен. Әтисенең үгет-нәсихәтен тотты: «Озак йокламагыз, бәхетегезне йоклыйсыз!», ди иде зур гаилә башлыгы. Сынатмады Гүзәл, иртүк өйдәге бар эшләрне бетереп куя торган булды.
1971 елда уллары Фәнүр туды. Тиздән башка чыктылар, 1976 елда кызлары Гөлнараны алып кайттылар. Аннан инде Руслан уллары дөньяга аваз салды. Һай, нинди бәхет-сәгадәт тулы еллар булган ул! Флүргә эксперименталь заводтан дүрт бүлмәле фатир да биргәч, тәмам түгәрәкләнде тормышлары. Тырыш, эш өчен җанын фида кылырга әзер ирне хезмәт урынында һәрчак хөрмәт иттеләр. Хәләл җефете дә «Автоприбор» заводында алдынгылар сафында булды. Яшьләргә остаз вазыйфаларын башкарды. Хаклы ялга да 25 ел гомерен баглаган заводыннан китте. Ирле-хатынлы Камалтдиновларның Мактау кәгазьләрен, Рәхмәт хатларын бергә җыйсаң, тау хәтле өелер иде мөгаен. Әйткәндәй, гаилә башлыгы 72 яшенәчә хезмәттән аерылмады, соңгы елларда заправкада эшләде. Ни хикмәт, әле дә чакырып торалар, намуслы кешегә кайда да ихтыяҗ зурдан шул. Гомумән, бергә хезмәт куйган хезмәттәшләре онытмый Камалтдиновларны, очраган саен сөйләшеп сүзләре бетми.
«Тулысынча эшкә күмелгән җаннардан икән болар», дип уйлый күрмәгез тагын. Һич юк. Гаиләдә дә үрнәкле алар. Газизләрен аякка бастырыр өчен көч-вакытларын кызганмый хәстәрлекле ата-ана. Бердәм, тату мохиттә балалар да максатлы, көчле рухлы булып үсә. Укуда сынатмыйлар, йорт-хуҗалык мәшәкатьләреннән дә читләшмиләр. Алтын куллы әтиләре улларын эштән калдырмый, Убадагы йортларын бергәләп тергезәләр. Флүрнең үз тәрбия алымы: сүз боткасы куертмый, бер генә кырыс күз карашы да җитә малайларга... Гөлнараны исә әнисе өй эшләре нечкәлекләренә төшендерә. Бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерү, кош-корт асрау да — алар карамагында.
... Вакыт арбасы алга таба тәгәри торды. Кыз-уллары мөстәкыйль дөнья көтә башлады. Фәнүр нефть тармагында мәшгуль, хатыны Зөлфия белән ике бала тәрбияли. Руслан — бораулаучы. Хәләле Дилара белән Убадагы йортта яшиләр, аларның да ике бала. Шөкер, тормышлары җитеш. Тик менә Гөлнара гына... Медицина училищесын уңышлы тәмамлады, хезмәтендә мактаулы булды. Кияүгә чыкты, әти-әнисенә Илшат исемле тупырдап торган малай бүләк итте. Шулай туры килде, сабый кечкенәдән башлыча әби-бабай тәрбиясендә булды. Ясле-бакчага йөртү, мәктәпкә озату, каршылау, дигәндәй. Ун яшендә әнисез калды Илшат. 2010 елда, каты авыруга дучар булып, мәңгегә күзләрен йомды Гөлнара. Вакыт туктаган, бөтен галәм караңгылыкка чумгандай тоелды ул мәлләрдә ата-анасына. Йөрәкләрен учларына кысып, кат-кат бер сорау яудырды алар күкләргә: «Нигә, ни өчен?!» Кызганыч, җавап юк. Тегендә дә кирәктер ахрысы игелекле, эчкерсез җаннар...
Оныклары бүгенге көндә әби-бабасы белән гомер кичерә. Инде егерменче яше белән бара. Коммуналь-төзелеш колледжында белем ала. Электр монтажчысы һөнәренә ия булачак. «Бик тә кирәкле хезмәт, — ди үзе. — Егетләр күпләп килә безгә укырга». Практика чорында да ошатканнар Илшатны. «Безгә эшкә урнаш укудан соң», дип чакырып калганнар. Арытаба да белем үрләрен яуларга ниятли егет. Әби-бабасы хуплый оныкларын. Югары гыйлемсез, төпле һөнәрсез читен хәзерге заманда. Үзләрендә икеләтә-өчләтә җаваплылык хисе тоя Флүр-Гүзәл. Әти-әни вазыйфалары да йөкләтелгән ич аларга! Кызганыч, ата кеше әллә ни борчылып бармый улы язмышы өчен. Нишлисең, төрле холык-фигыль хас адәм балаларына...
Ипләп-җайлап кына төшендерә тормыш сабакларына оныгын дәү әни. Дәү әтисе, Фәнүр-Руслан абыйлары өлгесенә иярергә өнди. Урамда әледән-әле очрап торган сәрхүш-берәзекләр исә үзләре үк тайгак юлга басуның нинди нәтиҗәгә китерүен дәлилли. Артык сүз куертасы да юк. Егет һәммәсе хакында үзенчә фикер йөртә. Ә инде әби-бабасы турында кызыксынучыларга кыска җаваплый: «Алар дөньядагы иң әйбәт кешеләр! Теләсә кайсы мәсьәлә буенча киңәшләшергә мөмкин. Иң зур теләгем — сау-сәламәт булсыннар!».
Илшат кына түгел, барча бала-оныклары, туган-тумачаларының ихлас теләге бу. Үзара аралашып, киңәшләшеп яшәргә күнеккән Камалтдиновлар. «Хәзерге чорда күпчелек гаиләләрдә туганлык хисләре салкынайган кебек, — ди хуҗабикә. — Бик йөрешмиләр. Ә бит олыны хөрмәтләү, кечене хәстәрләү нәкъ шул аралашу-очрашулар мәлендә тәрбияләнә. Гаилә әгъзалары үзара уртак тел табалмый җәфалана еш кына. Баланы тиргәү, аңа каты бәрелү дөрес түгел, минемчә. Үзең тәү башлап лаеклы үрнәк бул. Тиешлесен йөзгә-йөз, күзгә-күз генә аңлат. Хәләлең белән мөнәсәбәткә дә кагыла бу. Кеше алдында кимсетергә һич тә ярамый бер-береңне. Татулык, тугрылык — бәхетле гаилә нигезе!»
«Ә минемчә, бөтен бәхет хатынга бәйле, — дип кушыла әңгәмәгә Флүр әфәнде. — Аллага шөкер, бар ягы да килгән Гүзәлемнең». Менә бу ичмасам чын ирләрчә! Һәрдаим гаепне хатыныннан эзләргә гадәтләнгән ир затларына ирешсә иде әлеге сүзләр... «Адәм баласында иң хөрмәт иткән сыйфатым — кешелеклелек. Аны яшереп булмый, кешенең йөзендә чагыла ул. Ялкау, эчкече, ялганчыларны җенем сөйми. Хәер, бүтәннәргә гыйбрәт өчен яратылгандыр инде андыйлар да...», дип өсти үз чиратында хуҗабикә.
... Әңгәмәбез бер арада тынып кала. Җыр яңгырый. Халык көе. Гүзәл ханым көрсенеп куя: «Яшьрәк чакта җырларга ярата идем. Кызым хәсрәтеннән соң җырлап булмый. Диндә, догаларда тынычлык табам. Мәчетләргә барам, Коръән укытам. Балакаем рухына барып ирешсә иде, димен...» Ирешә, әлбәттә. Ана догасыннан, мәхәббәтеннән дә көчлерәк ни бар соң фани дөньяларда?! «Әй онытып торам, — дип җанлана кисәк Гүзәл ханым. — Оныгыбызның 18 яшенә җиңел машина алып бирдек бит әле. Машинага кагылышлы берәр сорау килеп туса, бабасыннан сорашып кына тора. Аннан иптәшләренә дә аңлата үзе... Бик ярдәмчел балакай. Чын Кеше булганын күрәсе килә Илшатыбызның. Бу рәхәт-имин тормышларда бергәләп яшәсәк иде әле». Амин, якты ниятләрегез гамәлгә ашсын, хөрмәтле әңгәмәдәшләрем. Әйткәндәй, Камалтдиновларның мәктәпне тәмамлау алдында торган кыз оныкларының берсе Гөлнара сыман медицина юлыннан китмәкче икән. Бик мәслихәт. Яшәеш дәвам итә, киләчәк буында яңадан-яңа хыял-өметләр чагылыш таба, димәк!

С. ГАРИФУЛЛИНА, автор фотосы.


Читайте нас: