Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
12 сентябрь 2019, 12:54

Афәрин, Кәрраметдин хаҗи!

Кәррам Нурлыгаян улы Муллагалиев — Октябрьскийда билгеле шәхес. Шәһәр гәзитләрендә дә, республика матбугатында да аңа багышланган язмалар басылып чыкты. Шул исәптән мин үзем дә «Кәррам батыр» дип аталган бер очерк язган идем.

Кәррам Нурлыгаян улы Муллагалиев — Октябрьскийда билгеле шәхес. Шәһәр гәзитләрендә дә, республика матбугатында да аңа багышланган язмалар басылып чыкты. Шул исәптән мин үзем дә «Кәррам батыр» дип аталган бер очерк язган идем.
Батыр сүзе монда юкка гына әйтелмәгән. «Социалистик Хезмәт Герое» дигән рәсми исеме булмаса да, аңа чын күңелдән Хезмәт батыры дип әйтергә мөмкин. Ул 35 ел буена ОЗНА заводында тимерче булып эшләде һәм бу һөнәрнең чын остасы булып танылды. Заводта, шәһәрдә, республикада гына түгел, ил күләмендәге тармак министрлыгында беренче урынга чыкты. Орденнар, медальләр белән бүләкләнде.
Аллаһы Тәгалә аны тумыштан таза, көчле, нык кеше итеп яраткан. Сабый чактан ук ул авыр хезмәттә чыныгып үскән. Тормыш аны тәвәккәл булырга, бер эштән дә курыкмаска өйрәткән. Эштә ул үз-үзен аямый, вакыт белән хисаплашмый, сменага беренче булып килә, иң соңгылардан булып китә.
Менә шушы сыйфатлары, тырышлыгы, үҗәтлеге һәм табигатьтән бирелгән сәләт аңа эшендә дә алдынгы булырга, Асия апа белән күркәм, тату гаилә корырга, балалар үстерергә ярдәм итә.
Шушы көннәрдә Кәррам Нурлыгаян улына 85 яшь тула. Инде бабай дип олыласалар да ул әле һаман да сафта, динебезгә хезмәт итә, Зает мәчетендә дежур имам вазыйфаларын башкара. Аны дини мәҗлесләргә, исем кушу, никах, җеназа кебек йолаларны үтәргә еш чакыралар. Аллаһы аңа Хаҗ сәфәре кылырга да насыйп итте. Халык Кәррам хаҗины ихтирам итә, аның Коръән укуын, вәгазьләрен, дога кылуларын ярата.
Минем үзем өчен ул өлкән дус, остаз һәм тормышымда үрнәк булып тора. Аның белән фикердәш булып, дин юлында бергә хезмәт итә алуыма куанып яшим. Кәрраметдин хаҗины туган көне, гомер бәйрәме белән чын күңелемнән котлыйм! Аңа исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, озын гомер телим. Асия апа белән тигезлектә, татулыкта, муллыкта, балаларның, оныкларның игелеген күреп, аларның уңышларына шатланып яшәргә насыйп итсен.
Хөрмәтле хәзрәтебезнең туган көнендә аның тагын бер күркәм сәләте турында да әйтергә кирәк. Ул күп укый һәм үзе дә иҗат итә. Аның шигырьләрен, мөнәҗәтләрен, шигъри вәгазьләрен «Ислам хәбәрләре» гәзитендә еш күрергә була.
Күптән түгел ул Бүздәк районындагы туган авылы Хаҗимәнгә кайтып килгән иде. Шуннан соң язган ике шигырен «Туган як» укучыларына да тәкъдим итәсем килә. Әдәби тәнкыйть күзлегеннән караганда аларның кимчелекләре дә бардыр. Әмма ихласлыгы, эчкерсезлеге, хисләр чагылышының тирәнлеге белән йөрәккә үтеп керәләр, күңелне тетрәндерәләр.


Рифкать ХӘСӘНШИН
Лилия ГАБИТОВА фотосы.


Сагыну
Туган якның җиле исә
Чәчләремә кагылып,
Ераклардан кайтып киләм
Авылымны сагынып.
Кичер мине, туган авылым,
Соңлап кына аңладым.
Синдә үткән яшьлегемнең
Ал таңнарын сагындым.
Сагындым урман буйларын,
Чәчәкле аланнарын,
Хуш исле алмаларын,
Әчкелтем баланнарын.
Калсам иде синдә мәңге
Онытылмас җыр булып,
Күңелемә кереп калдың
Сүрелмәс бер моң булып.


Инәкинең кабере янында
Туфракларны күптән үлән баскан,
Үзе шомлы, үзе кадерле.
Янә бер кат күрергә дип килдем,
Газиз инәкием, яткан каберең.
Озын булып үскән зифа каеннар,
Ахырысы, миңа үпкәләп,
Кинәт исеп куйган җылы җилгә
Чык яшьләрен түгә сибәләп.
Каеннар да үпкәләгән сыман
Сирәк кенә килеп йөрүемә.
Акланырлык сәбәп табалмыйча,
Тып-тын торам йотып күз яшьләрен.
Тойгыларга бирелеп инәкигә
Күңелемнән генә эндәшәм:
«Бик иртә барып яттың
Урын калмас, дипме зиратта».
Их аяныч, шунда барыр өчен
Кирәкми шул тору чиратта.
Тыныч йокла инәкием, исәннәргә
Озын гомер генә теләп ят.
Вакыт табып килеп торырмын мин,
Барып җитмәс язсам сәлам хаты да.
Күбәләкләр булып очып кайткала син,
Ялгышлардан мине ышыкла.
Сагынсам да, инәки, үз яныңа
Чакырырга мине ашыкма.
Акрын гына кайтыр якка атлыйм,
Биредә никтер шомлы, үзе кадерле.
Янә бер кат килеп күрдем әле,
Газиз инәкәем, яткан кабереңне.


Кәррам МУЛЛАГАЛИЕВ.
Читайте нас: