Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
10 сентябрь 2019, 07:00

Башкортстанда талантлы яшьләр өчен уңайлы шартлар тудырыла

Башкортстанда талантлы яшьләргә еллык грантлар тапшыру гамәлгә ашырыла.

Республикада талантлы яшьләр өчен музыкаль, театр һәм хореография сәнгате өлкәсендә "Мәдәният" гомумдәүләт проекты буенча грант гамәлгә куелган. Ел саен аңа 50 миллион сум акча бүлеп биреләчәк, дип хәбәр итте Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
"Музыка, театр һәм хореография сәнгате өлкәсендә талантлы яшьләргә ярдәм итү өчен төбәк Башлыгы гранты гамәлгә куелды. Грант ел саен бирелә", - диелә хәбәрдә.
Грант кадрлар әзерләүгә, иҗади яшьләргә, иҗтимагый оешмаларга, ирекле хәрәкәтләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән һәм "Мәдәният" гомумдәүләт проектының "Иҗади кешеләр" проектын тормышка ашыру максатыннан гамәлгә куелды, дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.
Грант бирү тәртибен республика Хөкүмәте эшләячәк, аңа финанс чыганакларын табу бурычы йөкләнде.
#Национальныепроекты
#Нацпроекты
#Региональныепроекты
Читайте нас: