Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
9 сентябрь 2019, 04:00

Радий Хәбиров штабы агитациягә ничә сум акча сарыф иткән?

Башкортстан Башлыгы вазыйфасына кандидат Радий Хәбировның сайлау алды штабында агитациягә чыгымнарны игълан иттеләр.

Кандидатның вәкаләтле вәкиле Максим Ульчев сүзләренә караганда, сайлау кампаниясенә төбәк Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы 50 миллион сум тотынган.

«Бу 200 миллион сумлык кандидатлар өчен сайлау кампаниясенең якынча дүрттән бер өлеше, — дип билгеләп үтте "Сайлаулар" медиа-үзәгендә узган брифингта Радий Хәбиров штабы вәкиле. - Бу акчаның зур өлеше, 80 проценты, реклама продукциясен әзерләү һәм урнаштыруга, белгечләрне җәлеп итүгә юнәлтелгән иде».

Максим Ульчев шулай ук реклама кампаниясенә, иң беренче чиратта, тышкы рекламага басым ясалуга игътибар итте. Уфада гына 40 баннер конструкциясе урнаштырылды, алар социаль челтәрләрдә зур резонанс тудырды.
Читайте нас: