"Тавыш бирергә дустым киңәше белән килдем, - ди Никита. - Ул сәясәт белән кызыксына, миңа да өйдә утырганчы, сайлау участогына барып кайтыйк, дип тәкъдим итте. Аның киңәшен тотканыма үкенмим, беренче тапкыр тавыш биргән өчен истәлекле бүләк тә тапшырдылар. Гомумән, илебез һәм республика тормышына киләчәктә дә өлеш кертергә омтылачакмын. Чөнки бу имин һәм бәхетле яшәеш өчен кирәк".