Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
8 сентябрь 2019, 10:30

Уфада метро булачакмы?

Башкалада тиз йөрешле транспортны үстерү буенча республика Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров нинди фикердә?

«Комсомольская правда-Уфа» матбугат үзәгендә журналистлар белән очрашуда:— Мин монда килгәч кенә миңа шунда ук иске идеяләр өелә башлады. Шуларның берсе - метро. Моның өчен кирәк булган акчалар белән без биредә бакча кебек яңа шәһәр төзи алачакбыз, - диде ул.
Тиз йөрешле трамвайга килгәндә, Башкортстан җитәкчесе фикеренчә, әлегә Хөкүмәттә бу проектның нинди юнәлештә булачагын анык аңлау юк.
- Хөкүмәткә вакыт-вакыт төрле банкирлар килә һәм проектка акча салырга тәкъдим итә. Тик без әлегә Уфада транспорт хәлен бик игътибар белен анализлыйбыз һәм вакыт белән бергә атламасак, коллапс булачагын аңлыйбыз. Хәзер безнең энергия күбрәк икенче нәрсәгә юнәлтелгән — шәһәргә кергән уыннарда үтә алмаслык тыгыннар блдырмау, — дип белдерде Радий Хәбиров.
Читайте нас: