Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
8 сентябрь 2019, 18:10

Төрекмән авылында

Төрекмән авылында да халык бик актив тавыш бирүдә катнаша.

Төрекмән авылында да халык бик актив тавыш бирүдә катнаша. 516нчы сайлау участогы рәисе Эдуард Котлыев әйтүенчә, сәгать 11ләргә сайлаучыларның 30 проценты тавыш бирергә килгән иде. Һәрвакыттагыча биредә балалары белән килүчеләргә мандарин-кәнфит әзерләнгән, өлкән яшьтәгеләргә баскычтан менәргә-төшәргә ярдәм итүчеләр куелган. Өлкәннәр иң матур һшм затлы киемнәрен киеп бәйрәмгә килгәндәй килә. 89 яшьле Миңнегали абый Арсланов та үзе килгән сайлауга. Килүен килгән дә паспортының күчермәсен генә алып килгән, кызганычка каршы. Ә тавышбирү өчен мотоак паспорт үзе таләп ителә. Югалып калмадылар, өенә паспорты артыннан ксйтып килергә машина юллап бирделәр. Алайса тавыш бирүдә катнашалмам микәнни дип борчылган иде абый. Изге кешеләр янәшәдә генә, Аллага шөкер!
Читайте нас: