Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
8 сентябрь 2019, 23:30

Сайлаулар имин, тыныч үтә

1нче мәктәп бинасында урнашкан 527 санлы участок эше белән таныштык.

1нче мәктәп бинасында урнашкан 527 санлы участок эше белән таныштык. Төбәк сайлау комиссиясе рәисе Ирина Николаевна белдерүенчә шәһәрдәшләр 10-12гә кадәр актив тавыш бирде. "Гадәттәгечә, төшке аштан соң халык тагын активлаша. Туган көнен билгеләгән алты кешегә кружкалар бүләк иттек, беренче тапкыр тавыш бирүчеләргә шәһәр логотибы белән ручкалар тапшырдык. "Ачык ишекләр көне" кысаларында балалар "Күңелле стартлар"да катнашты. Мәктәп музеендагы экскурсия, балалар ясаган иҗади эшләр күргәзмәсе халыкка бик ошады. Депутатка, табибка мөрәҗәгать итүчеләр күп булды. Шулай ук балалары беренче сыйныфка баручы ата-ана үзләренә кирәкле мәгълүмат алалды. Гомумән, сайлаулар тыныч, имин үтә"- диде Ирина Кондрашова.
Читайте нас: