Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
8 сентябрь 2019, 20:30

Сайлауга - музей аша.

11нче татар гимназиясендә сайлауга килгән халыкка мәктәп музее белән дә танышырга мөмкин иде.

11нче татар гимназиясендә сайлауга килгән халыкка мәктәп музее белән дә танышырга мөмкин иде. Шушы ук мәктәпне ерак 1962 елда тәмамлаган Лртфуллиннар Сәхибулла абый белән Хәдия апа бик теләп экспонатлар белән танышып чыкты. Хәдия Гатият кызы билгеләвенчә, алар бу музейда тәүге тапкыр икән. Ишеткәннәре булган музей барлыгы турында, әмма ничектер җай чыкмаган килергә. Үзләрен укыткан мөгаллимнәрнең фотоларын карап, хатирәләрен җарлады элекке укучылар. Гомер буе шәһәрдә яшәп, шәһәрдә хезмәт салган ветераннарыбыз тавыш бирергә килә алуларына сөенеп, бюллетеньнәр алырга юнәлде. "Киләчәгебез яхшы булсын, әле башланган яхшы эшләрнең дәвамы булсын, шуның өчен тавыш бирергә килдек!"- ди Лотфуллиннар.
Читайте нас: