«Һәр сайлауга гаиләбез белән йөрергә тырышабыз. Кызларыбызга бәләкәйдән үк гражданлык бурычын үтәүнең мөһимлеген аңлатабыз. Белеп, күреп үссеннәр. Киләчәктә алар да ил, республика, шәһәр язмышын хәл итәчәк. Үзебез исә яңа республика башлыгы белән яңа, яхшы якка үзгәрешләргә өмет итәбез», — ди Гүзәл Хәкимова.