-5 °С
Болытлы
Сайлау участокларында «Ачык ишекләр көне» уңаеннан депутатлар, табиблар кабул итүе, мәдәни һәм спорт чаралары, күргәзмәләр оештырылды. Патриотик тәрбия бирү мәктәбендә урнашкан 517 сайлау участогында «Яшә, Җир» хәрби-патриотик музей буенча экскурсия үткәрелде. Шәһәрдәшләр Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын хәтердә яңартты, анда катнашкан якташлар исемлеге һәм башка стендлар белән танышты.