Московка авылында узган сайлаулар белән чагыштырганда, халык бик актив тавыш бирүдә катнаша. Тәүге эшкуарлардан, "Таубаш" предприятиясе җитәкчесе Әнүр Шәрәпов та төбәк башлыгын сайлаудан читтә кала алмадым, ди. " Иң мөһиме - эшләргә комачаулыклар булмасын, республикабыз даны еракларга җитсен, халыкка эш булсын, менә шуның өчен тавыш бирергә килдем мин бүген".