Депутатлар да сайлый. Төбәк башлыгын сайлау кебек мөһим сәяси чарадан яше җиткән бер генә кеше читтә калырга теләмидер. 11 татар гимназиясендәге 522нче сайлау участогына Дәүләт җыелышы- Корылтай депататы Әхмәт Ишмөхәммәтов та тавыш бирергә килде. "Республикабыздагы уңай үзгәрешләр өчен тавышымны бирдем",- диде Әхмәт Вәлиәхмәт улы.