Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
8 сентябрь 2019, 14:00

Борис Моисеевка бүген 74 яшь тулган!

Борис Моисеевка бүген 74 яшь тулган! Бу уңайдан шәһәрдәшкә сайлау комиссиясе тарафыннан истәлекле бүләк тапшырылды.

Борис Моисеевка бүген 74 яшь тулган! Бу уңайдан шәһәрдәшкә сайлау комиссиясе тарафыннан истәлекле бүләк тапшырылды. «Мин Октябрьскийда туып-үстем, — ди Борис Владимирович. — Шәһәребез өчен мөһим вакыйгалардан бер дә читтә калмыйм. Быел да гадәттәгечә сайлауларда катнашам. Без шулай тәрбияләнгән, бу - гражданлык бурычыбыз. Тавыш бирү киләчәк тормышны яхшыртуга адым ул. Һәр сайлаудан ниндидер файдалы нәтиҗә көтәсең. Без, өлкәннәр өчен ул пенсиянең артуы буларак күзаллана. Бәяләр көне-төне үскән чорда өстәмә түләүләр дә арттырылса яхшы булыр иде. Гомумән, бүгенге яшәешебездән зарланырлык түгел, шәһәр биләмәсе төзекләндерелә, яңа объектлар төзелә, юллар ремонтлана. Күрәсездер, "Ветераннар аллеясе" ничек матурланды, балалар, оныклар белән ял итү өчен бик кулай булды. Бу куанычлы күренеш, әлбәттә.»

Читайте нас: