"Сайлауларда даими катнашабыз. Балаларга да моны эшләргә кушабыз. Ил, республика һәм шәһәребез алдагы көннәрдә дә чәчәк атсын дигән теләктә яшибез. Әйткәндәй, соңгы елларда Октябрьский күзгә күренеп үзгәрә, тирә-якта яшеллек, матурлык арта, ихаталар, уен һәм спорт мәйданчыклары, йорт подъездлары төзекләндерелә. Бу җитәкчеләрнең, шулай ук халыкның тырыш эшчәнлегенә бәйле. Ә инде сайлауда катнашу - мохитебезне яхшыртуга чираттагы адым."