Сайлау участокларына әти-әниләренә, әби- бабаларына ияреп килгән нәниләрдән кая һәм ни өчен килүләрен сопаштырдык. Күбесе бүген Путинны сайларга килгән. 5 яшьлек Амалиядән сорагач болай ди: "Русия белән командовать итә торган кешене сайлыйлар бүген..." Менә шулай, җәмәгать, кемнәр кемне сайлый бит. Бер үк шәһәрдә яшәп тә кемдер төбәк башлыгын, ә кемнәрдер Путинны сайлый.