18нче мәктәптәге 520нче участокка юнәлдек. Биредә 2021 сайлаучы теркәлгән. 12 сәгатьтә алынган мәгълүматка ярашлы, 308 кеше тавыш биргән. Окск студенты Ангелина Ганиева бүген беренче тапкыр сайлауда катнашты. Аңа сайлау комиссиясе тарафыннан истәлекле бүләк бирелде. "Мондый тарихи вакыйгада катнашу - минем өчен зур шатлык һәм горурлык",-ди Ангелина.