Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
5 сентябрь 2019, 13:07

Московкада ни хәлләр бар?

Ай дәвамында хакимиятнең мәгълүмат төркеме халыкның яшәү урынына, шулай ук оешма-предприятиеләргә чыгып, очрашулар оештырды.

Чираттагысында московкалылар көнүзәк сорауларын юллады. Халыкны юллар торышы, урамнар яктыртылуы, маршрут автобусының йөрү тәртибе, өстәмә чүп савытлары, юл билгеләре белән тәэмин итү һ. б. мәсьәләләр борчыды. Иң элек авылдашлар җәмәгать чараларын үткәрү өчен махсус бина булмавына зарланды. Әлеге очрашу да урамда, кибет алдындагы мәйданчыкта үтте.
Хакимият башлыгы Алексей Шмелев дәүләт тикшерүе үткән иҗтимагый үзәк төзелешенә проект әзер булуын билгеләде. Аның буенча 100 урынлык зал, китапханә, интернет-бүлмә, балаларга уен бүлмәсе каралган. Үзәкне төзү өчен зур сумма таләп ителәчәк, шуңа күрә республиканың ярдәменә өмет зур.
Авыл белән шәһәрне тоташтыручы җәмәгать транспорты буенча сөйләшү аеруча кызу булды. «Элек һәр 20 минут саен автобус йөрде. Халыкка бик җайлы иде: шәһәрдә үз йомышларыңны тыныч кына башкарасың, маршруттан торып калырмын дип борчылмыйсың. Хәзер исә автобуска өлгерер өчен җан-фәрман йөгерергә кирәк, җитешмәсәң, чираттагы автобусны сәгатьләр буе көтәргә туры килә. Йөрү аралары нык уңайсыз эшләнелгән. Үзем шушы көннәрдә шәһәргә барып, автобуска соңга калмыйм дип ашыкканда, егылып, кулымны имгәттем. Кайчан бу башбаштаклыкка чик куелыр микән? Бакча чоры башлангач, бөтенләй коточкыч. Бакчачылар автобуска кереп тула, авыл кешесе такси ялларга мәҗбүр була. Бу мәсьәләне тиз арада хәл итүегезне сорыйбыз», — диде ачынып бер ханым. Шулай ук маршрутның йөрү тәртибенә дә ризасызлыклар булды. Чөнки 7.20дә кузгалган беренче автобус белән кешеләр эшкә өлгерми. Студентлар өчен бу вакыт, киресенчә, иртә була, ә чираттагысын көтсәң — укуга соңга каласың.
Алексей Николаевич халык болай интегергә тиеш түгел дип, маршрутның йөрү тәртибен һәм аралыгын яңадан карап чыгып, бу вәзгыятьне төзәтергә кушты.
Авылдашларны Московкада коммуналь хезмәтләрне түләү өчен почта да, банк бүлекчәсе дә булмавы борчыды. Олы кешеләр өчен бу бигрәк тә зур мәсьәлә.
Мондый оешмаларның эшчәнлеге күрсәтелгән хезмәтләргә ихтыяҗ булудан, алынган табыштан бәяләнә. Очрашуда почтаның ябылуы һәм банк бүлеген дә ачу мөмкин түгеллеге икътисадый сәбәпләргә бәйле булуы белдерелде. Шулай килеп чыга күрәсең, эш көчендәге кешеләр барлык түләүләрне шәһәрдә башкарып кайтса, ә почтага, нигездә, өлкәннәр генә йөрсә. Әлегә «Сбербанк» белән проблеманы хәл итү буенча сөйләшүләр бара, авылда банкның күчмә пункты килеп йөрүе яисә кибеттә терминалын урнаштыру тәкъдимнәре бар.
Авылдагы юллар торышы буенча мөрәҗәгатьләр күп булды. Кайбер урамнарда вәгъдә ителгән асфальт салу башкарылмаган, ә ул түшәлгән урыннарда чакыр-чокырлы участоклары шактый гына. Тагын бер өлештә йөк машиналары хәрәкәте көчле — махсус юл билгеләре яисә ясалма каршылыклар урнаштыру соралды.
Алексей Шмелев белдерүенчә, Московкага таба өч чакрым юл ремонтланды. Быел тагын 700дән артык метр аралыкта асфальт җәю мөмкинлеге бар. Бу иң хәвефле участокларда башкарылачак.
Урамнар, кайбер юл участокларын яктырту буенча бәхәсләр барды. Әлбәттә, бөтен юллар буйлап ут яктырткычлар кую мөмкин түгел, бу 1нче төркем юлларга гына мотлак кагыла (мәсәлән, Уфага илткән юл). Халык та моның белән килеште, чөнки бюджет акчасын басу яктыртуга юнәлтүнең файдасы юк. Хәвефле участокларда юл билгеләре кую отышлырак. Мөрәҗәгатьләрнең берсендә билгеләнгән Алебастр урамына борылган, ягулык станциясе каршындагы өлешләрдә яктырткычлар кую тәкъдимнәре беркетмәгә кертелде.
Очрашуда башка мәсьәләләр дә күтәрелде. Мәсәлән, Михайлов урамында газүткәргеч юклыгы, хуҗасыз этләр күбәюе, интернет һәм санлы телевидение сигналлары начар булуы һ. б. Гомумән, очрашуда бирелгән бер сорау да игътибарсыз калмады: барына да анык җаваплар бирелде, кайберләре арытаба тикшерүгә алынды.
Хакимият башлыгы очрашу ахырында московкалыларга үзләре яшәгән биләмәгә битараф булмаганнары, авыл тормышында актив катнашканнары өчен рәхмәтен җиткерде һәм 8 сентябрьдә узачак сайлауларда да шулай ук актив булырга чакырды. Бу көнне сайлау төбәкләрендә өстә телгә алынган социаль-мәдәни үзәкнең проекты белән дә танышып булачак.



Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА, автор фотосы.
Читайте нас: