Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
5 сентябрь 2019, 13:10

«Чәчәкләр тотып кулга, без чыктык олы юлга!»

Белә идегезме, Белем көне тиешле указ белән рәсми рәвештә бәйрәм һәм истәлекле көн буларак 1984 елда гамәлгә кертелгән.

Белә идегезме, Белем көне тиешле указ белән рәсми рәвештә бәйрәм һәм истәлекле көн буларак 1984 елда гамәлгә кертелгән.
Хәер, 1 сентябрь элек тә үзенчәлекле дата булган — күбесенчә нәкъ менә бу көнне балалар парта артына утырганнар, китап һәм дәреслекләр дөньясына чумганнар, яңа белем ала башлаганнар.
Еллар узса да, Белем көне элекке гадәт буенча илебез халкы өчен тантана белән күзаллана, аның алыштыргысыз билгеләре — беренче кыңгырау, тантаналы линейка һәм астра, гладиолус һәм хризантемалардан торган көзге чәчәк бәйләмнәре... Без дә, матур киенгән, ак тасмалар таккан, кулда чәчәк бәйләмнәре тоткан укучылар, заманында урамнардан үтеп, мәктәпкә барганда, соклану, көнләшүле карашлар тоя идек. Хәтта беренче сыйныф укучылары да, үзләрен өлкәннәр итеп тоеп, башларын югары күтәреп, укырга бара.
Октябрьский шәһәренең 20нче мәктәбенең 1нче Г сыйныфына кергәч, никтер минем дә тәүге укытучым исемә төште... Мин 1980 елны 1 класска укырга кердем. Хәтерләвемчә, тантаналы линейкадан соң апабыз җитәкләп ике класслы агач бинага алып китте. Шунда укыдык башлангыч сыйныфларда. Башта Тынычлык дәресе үтте. Аннары Нәсимә исемле ягымлы укытучыбыз мәктәпкә кирәкле әйберләр, ничек утырырга, үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде. Укытучы апабызны нык яраттым, аны тыңларга, кушканын үтәргә тырыштым. Кызганыч, хәзер аның кайда булуын да, фамилиясен дә белмим.
Бүген хезмәт юлын башлаган Юлия Роберт кызы Фәррахова миңа тәүге укытучымны хәтерләтте. Шундый ук яшь, ягымлы, ачык күңелле. Уфа күп юнәлешле һөнәри колледжны тәмамлаган Ютазы кызы бүген 32 баланы белем дөньясына алып керә. Нинди булыр ул, ничек кабул итәрләр, җиңел бирелерме, үзара аңлашу булырмы-юкмы — болар барысы да аның кулында. Иң мөһиме — нәниләргә төпле белем һәм дөрес тәрбия бирелсен, ә моның өчен ата-аналар белән укытучының уртак тырышлык салуы кирәк.
Укуга төшкән нәниләргә дә, яңа эшли башлаган укытучы апаларына да уңышлар, җиңел дәресләр, үзара аңлашу телибез.

Юлия ДӘҮЛӘТБАЕВА, автор фотосы.



Читайте нас: