Туган як
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
4 сентябрь 2019, 13:11

«Бәхетле билет» белән якты киләчәккә!

22нче мәктәп нигезендә шәһәребездә беренче «Роснефть-класс» ачылды.

2 сентябрьдә уку йортында шушы уңайдан тантаналы чара оештырылды. Бу көнне 10нчы сыйныфлар аеруча зур дулкынлану белән көтеп алгандыр, чөнки хәзер алар «Роснефть» компаниясенең юнәлешле классында белем алачаклар. Укуда яхшы нәтиҗәләр күрсәткән, сайлап алу бәйгесен уңышлы үткән 24 егет-кызга «бәхетле билет» эләкте.
Укучыларны тантаналы көн уңаеннан хөрмәтле кунаклар: шәһәр хакимияте башлыгы А. Шмелев, РФ Дәүләт думасы депутаты Р. Мәрданшин, «Башнефть» компаниясенең персонал белән идарә итү һәм планлаштыру буенча вице-президенты вазыйфасын башкаручы Эльмир Ульданов, «Башнефть-Добыча» җәмгыятенең социаль мәсьәләләр һәм персонал буенча генераль директоры урынбасары Владимир Шленев, УДНТУның Октябрьский филиалы директоры Вячеслав Мөхәмәтшин тәбрикләде.
— Шәһәр, республика һәм илебез сәнәгатендә инженер кадрларына ихтыяҗ зур. 22нче мәктәп нигезендә «Роснефть-классы» ачылуы шушы белгечләрне әзерләүдә булышлык итәчәк, — дип билгеләде хакимият башлыгы.
«Бүгенге көндә Русия буенча, шул исәптән Башкортстанда, «Роснефть» компаниясенең 120 юнәлешле классы эшли, — диде чыгышында Э. Ульданов. — Бу кайсы ягы белән әһәмиятле дисезме? Җавап гади — без республика һәм илебезнең киләчәген хәстәрлибез, төбәккә югары квалификацияле белгечләр әзерләү өстендә эшлибез. Форсаттан файдаланып укучыларны, педагогларны яңа уку елы белән тәбриклим. «Роснефть-класс»та белем алачак егет-кызларга бүгеннән өр-яңа мөмкинлекләр ачыла. Укыгыз, белемегезне камилләштерегез һәм безгә эшкә килегез!».
Вячеслав Мөхәмәтшин «Роснефть-класс» укучыларына махсус «студент билетлары» тапшырды. Бу билетлар мәктәптә генә түгел, университетта да белем алырга мөмкинлек бирә.
Бер сүз белән әйткәндә, «Роснефть-класс»та уку бар яклап та отышлы. Юнәлешле класс заманча әсбаплар белән җиһазландырылган. Белем бирү гамәлләренә ВУЗ укытучылары да җәлеп итәләчәк. Укучылар математика, физика һәм химияне тирәнтен өйрәнә, шулай ук нефть сәнәгате һәм нефть-газ комплексы белгечлекләре белән таныша алачак. Моннан тыш, балаларның тренингларда, иҗади чараларда катнашуы планлаштырыла. Боларның барысы да укучыларны бердәм командага туплау, аларны яңа тәкъдим-проектларга илһамландыру, нефть-газ өлкәсендә киләчәк һөнәрне сайлауда булышу өчен эшләнә.
Читайте нас: