Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
3 сентябрь 2019, 14:12

Яшә, чәчәк ат, Октябрьский!

31 августта «Нефтьче» паркында әлеге ике истәлекле көн уңаеннан зур бәйрәм чаралары оештырылды.

Октябрьскийда Шәһәр һәм Нефтьчеләр көне киң билгеләнде.
31 августта «Нефтьче» паркында әлеге ике истәлекле көн уңаеннан зур бәйрәм чаралары оештырылды.
Паркка керү урынында чәчәкләрдән иҗади эшләнмәләр күргәзмәсе җәелде. Күз явын алырдай искиткеч композицияләрне шәһәребезнең балалар бакчалары тәрбиячеләре ясаган. Башкортстанның 100-еллыгы тематикасын чагылдырган эшләнмәләр арасында нәрсә генә юк иде: сары чәчәкләрдән ясалган курай таҗлы республика гербы, баллы кәрзин янында бал кортлары, елмайган кояш сыны, төрле рәвештә ясалган 100 саны, чәчәкләрдән картиналар һ. б. — нәкъ әкият дөньясындагы сыман хис итәсең үзеңне. Бу матурлык яныннан тыныч кына үтәргә мөмкин түгел иде. Шәһәрдәшләр соклануларын яшерә алмыйча, шушы гүзәллекне тудыручыларга рәхмәтләрен җиткерде. Иҗади эшләнмәләр янында фотога төшүчеләргә теләүчеләрдән хәтта чират та хасил килде.
Паркка керү белән бәйрәмгә килүчеләрне дәртле моңнары белән тынлы оркестр каршы алды. Биредә шулай ук тарихи-туган якны өйрәнү музееның шәһәр тарихын чагылдырган фотокүргәзмәсе, Милли мәдәниятләр үзәгенең билгеле шәһәрдәшләр шәҗәрәсе урнаштырылган иде. Арытаба сәнгать мәктәбенең, Балалар һәм үсмерләр иҗаты сарае, уку йортлары күргәзмәләре, шәһәр оешма-предприятиеләре тирмәләре тезелеп киткән иде, биредә үк төрле осталык дәресләре оештырылды. Төрле чараларда актив катнашучы «Яшел дөнья» клубы әгъзалары бу юлы да яхшы әзерлек күрсәтте. Алар быелгы бакча уңышларыннан бай күргәзмә оештырды, шәһәрдәшләрне хуш исле үлән чәйләре, телеңне йотарлык ашамлыклар белән сыйлады. Уңган бакчачылар мул уңыш алу серләре белән бүлеште, кышкылыкка сый-нигъмәтләр ясарга өйрәтте.
Шәһәрдәшләрне бай китап күргәзмәсе дә җәлеп итте. Биредә күңелгә яткан китапны сайларга, классик әсәрләрне тыңларга мөмкин иде.
Төшкә таба бәйрәм чаралары тулы куәтенә керде. Паркның сул як почмагы Сабантуй мәйданына әверелде. Милли уеннар, спорт ярышлары гөрләде. Шәһәрдәшләр чүлмәк ватуда, капчык киеп йөгерүдә, аркан тартышуда җитезлеген күрсәтте, гер күтәрүдә, кул көрәштерүдә, билбау көрәшендә көч сынашты.
Октябрьскийлыларның шатлыгын уртаклашырга рәсми кунаклар — республика Башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Рафаэль Мәрданшин, шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Шмелев, Дәүләт җыелышы — Корылтай депутаты Әхмәт Ишмөхәмәтов, шәһәр Советы депутатлары килде. Алар Нефтьчеләр хөрмәтенә салынган һәйкәлгә чәчәкләр салды, бәйрәм күргәзмәләре, ярышлар барышы белән танышты.
«Нефтьче» стадионында Шәһәр һәм Нефтьчеләр көне шәһәр коллективларының, мәктәп укучыларының музыкаль чыгышы белән ачылды, шәһәрдәшләрне сәламләп, һаваны Русия һәм Башкортстан флаглары беркетелгән самолет байкады.
Дәрәҗәле кунаклар октябрьскийлыларны Шәһәр һәм Нефтьчеләр көне белән котлап, ихлас теләкләрен җиткерде. Шәһәр үсешенә зур өлеш керткән, хезмәт алдынгылары дәүләт һәм шәһәр Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Бәйрәм иҗади коллективларның концерты белән дәвам итте.
Кичкә таба бәйрәм чаралары Ленин исемендәге мәйдан-скверга күчте. Биредә Талантлар күргәзмәсе оештырылды. Җыр-бию, акробатика, рәсем ясау, кул эшләре осталары һ. б. талант ияләре үз осталыкларын күрсәтте. Чарага килүчеләр осталык дәресләрен дә зур кызыксыну белән күзәтеп, иҗади эшләнмәләр ясауда үзләрен сынады.
Бәйрәм әкренләп соңгы ноктасына якынлашты. Шәһәрдәшләр аның кызыклы тамашаларга, мавыктыргыч чараларга бай булуын билгеләде. Күз тимәсен, тырыш, бердәм халкыбыз эшен дә җиренә җиткереп башкара, бәйрәмдә дә рәхәтләнеп күңел ача белә. Талантлы яшь буын мондый күркәм гореф-гадәтләребезне, якташларыбызның лаеклы эшчәнлеген дәвам итәр.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА.

Читайте нас: