Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
3 сентябрь 2019, 14:14

Бүген бәйрәм — Белем көне, Мәктәпкә илтә юллар!

2 сентябрьдә шәһәребезнең барлык белем бирү учреждениеләрендә Белем бәйрәменә багышланган тантаналар үтте. Быелгы уку елында Октябрьскийның мәктәп-гимназияләрендә 12740 укучы белем алачак. Аларның 1675-е — 1нче,1015-е — 9нчы һәм 429-ы 11нче сыйныфка баручылар.

2 сентябрьдә шәһәребезнең барлык белем бирү учреждениеләрендә Белем бәйрәменә багышланган тантаналар үтте. Быелгы уку елында Октябрьскийның мәктәп-гимназияләрендә 12740 укучы белем алачак. Аларның 1675-е — 1нче,1015-е — 9нчы һәм 429-ы 11нче сыйныфка баручылар.
35нче төбәктәге 12нче мәктәптә дә Белем көне уңаеннан тантаналы чаралар оештырылды. Мәртәбәле бәйгедә җиңү яулап, шәһәребездә «Иң яхшы гомум белем бирү учреждениесе» исемен яулаган мәктәп ул. Агымдагы елда уку йорты 1нче сыйныфка 152 баланы кабул итә.
12нче мәктәп укучыларын, педагогларны бәйрәм белән котларга һәм шатлыклары белән уртаклашырга РФ Дәүләт җыелышы депутаты Р. Мәрданшин, Октябрьский хакимияте башлыгы А. Шмелев һәм шәһәр прокуроры М. Мәкъсүтов та килде.
Алексей Николаевич тантаналы җыелышны ачып, укытучылар, балалар һәм ата-аналарга Белем көне уңаеннан тәбрикләүләрен җиткерде. «Соңгы елларда илебез һәм республика җитәкчеләре, хөкүмәтебез ярдәме белән мәгариф өлкәсе зур үсеш алды, — диде хакимият башлыгы. — Белем бирү учреждениеләре заманча технологияләр белән тулылана, укучыларга уңай шартлар тудырыла. Белем һәм тәрбия бирү сыйфатына да таләпләр үсә. Шәһәребезнең белем бирү учреждениеләре бу уңайдан сынатмый. Укучыларыбыз ел саен төрле дәрәҗәдәге бәйге-олимпиадаларда җиңү яулый. Октябрьский педагоглары даими иң яхшылар исеменә лаек була. Шәһәр һәм республикада алга таба да алдынгылыкны кулдан ычкындырмаячакбыз дип ышанам. Укучыларны яңа уку елы белән тәбрикләп зур уңышлар, педагогларга түземлек телим».
РФ Дәүләт җыелышы депутаты Рафаэль Мәрданшин да бәйрәм тәбрикләүләренә кушылды: «Кадерле балалар! Сезнең өчен фәһемле, кызыклы яңалыкларга бай уку елы башлана. Мәктәпкә көн дә яхшы кәеф белән килерсез, югары нәтиҗәләргә ирешерсез һәм күп дуслар табарсыз дип ышанам. Балаларга төпле белем-тәрбия бирү өстендә фидакарь хезмәт куючы педагогларга акыллы, тәртипле, сәләтле һәм рәхмәтле укучылар телим».
Мәктәп директоры Елена Малова чыгышында Белем көнен зур бәйрәм дип атады. «Уку йортыбызда балаларны тәрбияләү һәм укыту өчен барлык шартлар тудырылган. Яңа уку елын учреждение капиталь ремонтланган халәттә каршы ала, — диде чыгышында Елена Ивановна. — Яңа гына мәктәп бусагасын атлап үтүчеләр өчен аеруча истәлекле, дулкынландыргыч көн бүген. Нәни дусларыбыз, сезгә чагу мизгелләргә, яңа тәэссоратларга бай уку елы телибез! Бүген мәктәп гимнын кадетларыбыз башкарды. Хөрмәтле 4нче сыйныф укучылары! Сезне дә кадетлар хәрәкәтенә кушылырга чакырабыз. 11нче сыныйфлар — сез безнең өмет-ышанычыбыз, мәктәп данын үстерүчеләр! Сезгә уңышлы уку елы, БДИ имтиханына яхшы әзерлик телим».
Рәсми өлештән соң сүз 1нче сыйныф укучыларына бирелде. Алар шигырьләр аша укытучыларга, әти-әниләренә һәм сыйныфташларына мөрәҗәгать итте. Бәйрәм чарасын әкият геройлары чыгышы дәвам итте. Маша белән Аю мультигы персонажлары балаларның күңелен матур җыр-биюләр, кызыклы табышмаклар белән күтәреп җибәрде. Тантаналы җыелыш балаларны тәүге дәресләргә чакыручы моңлы кыңгырау моңнары астында тәмамланды...
Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, мәгариф хезмәткәрләре, ветераннар, укучылар һәм ата-аналар! Сезне Белем көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Яңа уку елы яңадан-яңа шатлык-казанышлар, уңышлар белән килсен. Барыгызга да сәламәтлек, имин тормыш, куанычлы көннәр телибез.

Лилия ГАБИТОВА, автор фотосы.

Читайте нас: