Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
29 август 2019, 12:44

Укытучылар киңәш корды

Шәһәрдә ел саен укытучылар бергә җыелып, узган уку елы йомгакларын барлый, мәгарифтәге проблемаларны күтәрә, аларны хәл итү юлларын, киләчәккә бурычлар билгели.

Шәһәрдә ел саен укытучылар бергә җыелып, узган уку елы йомгакларын барлый, мәгарифтәге проблемаларны күтәрә, аларны хәл итү юлларын, киләчәккә бурычлар билгели.
Быелгы август киңәшмәсендә Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча БР Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Азат Кәлимуллин, БР Мәгариф министрлыгының һөнәри белем бирү бүлеге җитәкчесе урынбасары Альбина Кинҗәбузова, хакимият башлыгы Алексей Шмелев, аның урынбасары Октябрь Латыйпов, мәгариф бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Светлана Мерзликина, шәһәр укытучылары, тәрбиячеләре, педагогик хезмәт ветераннары, шулай ук оешма-предприятие җитәкчеләре, социаль өлкә, сәламәтлек саклау, хокук органнары, мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Чара башланыр алдыннан кунаклар күргәзмәләр белән танышты. Аларда белем бирү учреждениеләренең уңышлы эшчәнлеген күрсәтүче Мактау кәгазьләре, кубок-дипломнар урын алды.
Хакимият башлыгы урынбасары О. Латыйпов киңәшмәне ачып, билгеләнгән көн тәртибе белән таныштырды. Аның буенча сүз тәүдә хакимият башлыгы А. Шмелевка бирелде.
— Уфада узган укытучыларның республика август киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров гомумдәүләт проектларына игътибар бирде. Алар үсеш өчен уникаль мөмкинлек бирүенә басым ясады, — дип белдерде Алексей Николаевич.
Ул үз чыгышында шәһәр мәгариф системасының дәрәҗәсе һәм сыйфаты хакында бәянләде, милли проектларга бәйле аның үсеш мәсьәләләрен барлады. Моннан тыш, А. Шмелев мәктәпләрдә икенче сменаны бетерү, балалар иминлеге, һөнәри юнәлеш бирү, инклюзив белем бирү, яшь кадрларны җәлеп итү мәсьәләләренә тукталды.
Педагогларны шулай ук башкала кунаклары А. Кәлимуллин һәм А. Кинҗәбузова сәламләде. Алар республика киңәшмәсендә яңгыраган тармакта көтелгән яңалыклар, киләчәккә бурычларны билгеләп үтте. Мәсәлән, барлык мәктәпләрнең 5 көнлек укуга күчү (бушаган шимбәләрне кызыклы, иҗади яктан бай итеп оештыру), «Күтәрелеш» проектын тормышка ашыра башлау (ул «Шахматта уйнарга өйрән!», «Спорт белән дуслаш!», «Иркен сөйләш!», «Минем гаиләм», «Бие!», «Руль артына утыр!» модульләреннән тора), мәктәптәге туклануны бердәм стандартлар буенча оештыру, мәктәпләрдә заманча стоматология җиһазлары урнаштыру һ. б.
Шәһәр мәгариф системасының эшчәнлеге мәгариф бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы С. Мерзликина чыгышында чагылыш тапты. Ул шәһәрдәге белем бирү барышын оештырылуга җентекле анализ ясады, тармактагы казанышлар, бурычлар турында сөйләде, җәйге ял итү чорына нәтиҗәләр ясады.
Киңәшмә барышында залдагылар үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итте, аларга анык җаваплар алды. Ниһаять, дулкынландыргыч минутлар килеп җитте. Матур бер гадәт буенча киңәшмәдә мәгариф өлкәсендә күп еллар намуслы хезмәт иткән укытучы-тәрбиячеләр, хакимият башлыгы премиясе бәйгесендә җиңүчеләр, белем бирү учакларына ярдәм күрсәткән предприятие-оешма җитәкчеләре бүләкләнде. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» чарасы кысаларында хакимият башлыгы А. Шмелев 1нче сыйныф укучыларына букчалар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Укытучыларның август киңәшмәсе тәмам. Алда яңа уку елы көтә. Ул яңадан-яңа ачышлар, шатлык-казанышлар, уңышлар белән килсен. Хәерле сәгатьтә!
Яңа уку елына әзерлек
Елдагыча, шәһәрдә мәгариф учреждениеләрен төзекләндерүгә, матди-техник нигезен ныгытуга зур игътибар бирелә. Бу максатка 91 млн сумнан артык акча юнәлтелде. 8нче балалар бакчасы биләмәсенә тоташкан бинада комплекслы капиталь ремонт тәмамланып килә. 13нче мәктәпнең түбәсе төзекләндерелде. 8, 9, 12, 17, 18нче мәктәпләрдә һәм 15, 26, 33нче балалар бакчаларында тәрәзәләр алыштырыла, 1нче балалар бакчасында уен җиһазлары яңартыла, 28нчесендә янкорма ремонтлана. Калган белем бирү оешмаларында агымдагы ремонт эшләре башкарылды. Махсус комиссия барлык биналар да яңа уку елына әзер булуын раслады.


Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА, автор фотолары.


Читайте нас: