Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
29 август 2019, 12:43

Мәрхәмәт-шәфкатьнең чикләре юк

Корбан гаете бәйрәме адәм балаларын берләштерүгә, мәхәббәт, игелек һәм рәхимлелек кыйммәтләрен ныгытуга хезмәт итә. Коръәндә Аллаһы Тәгалә әйтә: «Алар синнән ятимнәр (мохтаҗлар) турында сорашалар. Әйт син: «Аларга яхшылык кылу — күркәм гамәлдер».

Корбан гаете бәйрәме адәм балаларын берләштерүгә, мәхәббәт, игелек һәм рәхимлелек кыйммәтләрен ныгытуга хезмәт итә. Коръәндә Аллаһы Тәгалә әйтә: «Алар синнән ятимнәр (мохтаҗлар) турында сорашалар. Әйт син: «Аларга яхшылык кылу — күркәм гамәлдер».
Ислам динендә шәфкатьлелек төшенчәсенең тагы да тирәнтенрәк мәгънәсе бар. Ул һәр мөселман тормышында бик тә әһәмиятле сыйфатлар пәйда булуга сәбәпче. Моның өчен адәм баласы Аллаһы Тәгалә тарафыннан бүләкләнә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) әйтә: «Шәфкатьлеләргә бөтен Шәфкатьлелек Иясе шәфкатьле. Җирдәгеләргә рәхим-миһербанлык күрсәтегез һәм Күкләрдәгеләр сезгә карата шәфкатьле булыр».
Мөхәммәд (с. г. в.)нең балаларга карата мәрхәмәте хакында сүз барганда, түбәндәге вакыйганы сөйләргә мөмкин. Бервакыт ул намазда җитәкчелек итә. Ә аның кечкенә оныклары Әл-Хәсән һәм Әл-Хөсәен уйный-шаяра торгач, бабаларының аркасына атлана. Сабыйларга зыян килмәсен өчен, Аллаһның хак Илчесе тураеп басудан тыела, ә бәлки җиргәчә иелгән килеш намазда кала. Пәйгамбәребез (с. г. в.)нең рәхимлеге үз нарасыйларына гына түгел, урамда уйнап йөргән башка бала-чагага да кагыла. Аллаһның Илчесе күренүгә, балалар аның янына йөгереп килә. Ә ул барысын да ягымлы елмаю белән, киң колач җәеп каршылый.
Хәтта дога вакытында да Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.)нең миһербанлыгы чагыла. Берчак ул әйтә: «Шулай була ки, кайчагында намазны озаграк кылу нияте белән башлыйм. Әмма сабый елавын ишетүгә, намазны кыскартам. Чөнки бала елавының әнисендә нинди тойгылар уятуын яхшы аңлыйм».
Аллаһы Тәгалә Илчесе зәгыйфьләргә дә ифрат яхшы мөнәсәбәттә була, һәрдаим аларны сыйлый. Үзенең шәфкатьлелек сәясәте белән ул һичнинди иҗтимагый дәрәҗәсе булмаган инвалидларны бу авыр йөктән азат итә. Сәламәтлек мөмкинчелекләре чикләнгән кешеләр белән ихластан шаяра, аларга иҗтимагый тормышта катнашу, кулдан килгәнчә хезмәт итү өчен тиешле шартлар тудыра. Көндәлек яшәештә уңышка ирешүдә ярдәмләшә. Аллаһы Тәгалә Илчесе яшәгән чорда (Аңа Аллаһның рәхмәте ирешсен) инвалидлар саны тәгаен билгеле булмый. Әмма артык күп тә исәпләнми. Сәхәбәләрнең дә бер ишесе зәгыйфь була, әлбәттә. Тик бу беленми. Сәбәбе — сәхәбәләр үз кимчелекләренә зарланмый, киресенчә, Ходай тарафыннан җибәрелгән сынауларны зур канәгатьләнү хисе белән кабул итә.
Ислам дине — Аллаһы Тәгаләнең гаделлеге һәм дә бетмәс-төкәнмәс шәфкатьлелеге чыганагы ул. Моны һәр мөселман таный. Хәзер исә әлеге хакыйкатьне ватандашларыбызның күрүенә, сизүенә ирешергә кирәк.
Мәгълүм ки, шәһәребезнең «Нурул-Ислам» мәдрәсәсе һәм Русия мөселманнары Үзәк Диния Нәзарәте карамагындагы мәхәлләләр (Мулла, Нарыш авыллары) эшендә хәйрия хезмәтчәнлеге киң урын алып тора. Һәм дә ул Ислам дине вәкилләре генә түгел, ә бәлки гуманитар ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең барысына да тәгаенләнә.
Без «Изгелек» приюты балаларын, Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләрне турыдан-туры хәстәрләргә, шәһәрнең башка социаль оешма-учреждениеләренә булышырга тырышабыз.
Корбан гаете — Ислам динендәгеләр өчен иң мөһим һәм аеруча ихтирам ителгән бәйрәмнәрнең берсе. Ул бәндәләрне берләштерә, сөю, игелек, миһербанлык кебек асыл төшенчәләрне ныгытуга булышлык итә. 11 август көнне, зур бәйрәм уңаеннан, Октябрьский шәһәре, Ярмәкәй, Бишбүләк, Миякә районнары имам-ахунды Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин, аның җәмәгате Нәсимә абыстай, шулай ук «Нурул-Ислам» мәдрәсәсе мөгаллимәсе Розагөл Ногманова шәһәрнең Картлар һәм инвалидлар интернат-йортына тәм-том, Корбан ите алып килделәр. Сарык итеннән махсус шулпа әзерләнде.
Мәүлемҗан хәзрәт Корбан бәйрәмнең әһәмияте турында вәгазь сөйләде, дога кылды. Аннан ары барча җыелган халык исеменә тәбрикләүләр, изге теләкләр яңгырады.
Чарада шулай ук шәһәрнең урыс православие чиркәве вәкиле, иерей Константин Атакай да катнашты. Ул үз чиратында һәммәсен дә олуг бәйрәм җәһәтеннән ихлас котлады. Шулай ук Корбан бәйрәме көннәрендә Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин, Нәсимә абыстай «Изгелек» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында булды. Приют хезмәткәрләре, биредә тәрбияләнүчеләр белән очрашу барышында Мәүлемҗан хәзрәт аларга әхлак, әдәп, мәдәният, Ватанга мәхәббәт, дуслык хакында бәянләде. Нәсимә абыстай исә балаларга татлы ашамлыклар һәм җылы оеклар өләште. Приют пешекчеләре сарык итеннән бик тәмле пылау әзерләде.
«Әлеге чара дәвам итәчәк, — дип билгели имам-ахунд Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин. — Арытаба безнең планда — сугыш һәм тыл (хезмәт) ветераннары белән очрашу».


«Нурул-Ислам» мәдрәсәсенең матбугат хезмәте.
Читайте нас: