Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
29 август 2019, 12:39

Изге эшнең иртә-киче юк

Узган ялларда «Нефтьче» паркы чын мәгънәсендә сабантуй мәйданына әверелде.

Узган ялларда «Нефтьче» паркы чын мәгънәсендә сабантуй мәйданына әверелде.
Бу биредә мөселман кардәшләрнең иң олуг бәйрәме — Корбан гаетенә багышланган матур чаралар оештырылуга бәйле иде. Корбан бәйрәме 11 августта ук үтте ич, диярсез, дуслар. Әмма изге эшнең иртә-киче юк диләрме әле? Паркта бәйрәм оештыручылар да шушы гыйбарәне күзаллап эш иткәндер
дип уйлыйм. Мондый игелекле башлангычларга куанасы һәм аларны гамәлгә ашыручыларга «Афәрин!» диясе генә кала...
Агымдагы елда «Нефтьче» паркында үткәрелгән бәйрәм дә бик матур, күңелле үтте. Күрер күзгә 2-3 меңгә якын кешене җыйды ул. Нинди генә уен-бәйгеләр оештырылмады бу көнне, барысында катнашып кына өлгер! Малайлар-кызлар рәхәтләнеп күңел ачты, кечерәкләр сурәт төшерү, кул эшләнмәләре ясау, аркан тартышу, капчык киеп йөгерүдә көч сынаса, олыраклар милли көрәш, гер күтәрү, армрестлинг ише «җитдирәк» бәйгеләрне сайлады. Уеннар арасында ял итеп, тамак ялгап алырга теләүчеләр өчен күп сандагы сәүдә нокталары оештырылган иде. Анда төрледән-төрле камыр ризыклары, хәләл нигъмәтләр, туңдырма, татлы «мамык» сатып алу мөмкин булды. Шулай ук һәркем арзан гына бәядән кайнар пылау, шашлыктан авыз итә алды.
Динебез белән кызыксынган, бу өлкәдә азмы-күпме гыйлеме булганнар өчен махсус биремнәр әзерләнгән иде. Аларның барысын да уңышлы башкаручылар иң ахырдан бүләккә лаек булды. Бу бәйге вакытында мәдрәсә-мәчетләребездә укытучы туташ-ханымнар балаларның Ислам тарихы һәм аның төп кануннары, дини гореф-гадәтләр буенча белемен тикшереп кенә калмады, ә мөселман дөньясына кагылышлы фәһемле мәгълүмат та бирде. Мисалга, Сафа һәм Марва арасында «йөгерү» йоласы турындагы бәянне генә алыйк. Ибраһим галәйһиссәләм Аллаһ Тәгалә әмере белән җәмәгате Һаҗәрне улы белән Мәккә янына илтеп калдыра. Һаҗәр анабыз су эзләп Сафа һәм Мәрвә таулары арасын 7 тапкыр урап йөгерә, әмма бер тамчы су табалмый. Нәни улы Исмәгыйль яткан җиргә әйләнеп кайтуга, ул чын могҗизага тап була: биредә Зәм-зәм суы бәреп чыга. Су эзләп тукталган мосафирлар да бу җирдә яшәп калалар. Әлеге риваять Аллаһының кодрәте вә чиксез мәрхәмәте хакында тагын бер кат искәртә сыман...
Бәйрәм кызыклы да, файдалы да уеннар, сәхнәдән намаз укулар, фикер алышулар белән дәвам итте. Бер арада чарада катнашучы балалар, олылар белән әңгәмәләшеп алдык.


Шаһноза ханым:
— Корбан бәйрәменә ирем, балаларым һәм якын туганнарым белән җыелып килдек. Мөселман кардәшләр өчен мөһим чаралардан читтә калмыйбыз, һәрдаим катнашырга тырышабыз. Чөнки алар безне тагы да бердәмрәк итә, шулай ук башка милләт халыкларына динебез, гореф-гадәтләребезнең күркәм якларын күрсәтергә мөмкинлек бирә дип уйлыйм. Оештыручыларга зур рәхмәт, ел саен халыкны матур бәйрәм чаралары белән шатландырып торалар. Аллага шөкер, балаларыбыз үзаллы рәвештә дингә килде. Гомумән, Ислам диненең үзенчәлеге дә шул: монда бернинди дә үгетләү, көчләү юк. Һәркемнең үз нияте-сайлавы дигәндәй. Без, олылар, яшь буынны бары тик яхшыны яманнан аерырга, игелекле гамәлләр кылырга өйрәтәбез.

Абдуллах, 12 яшь:
— Капчык киеп узышуда катнашып, бүләк оттым. Бик күңелле булды! Шулай ук дин һәм тарихыбызга кагылышлы башваткычлар чиштем, һәр биремне яхшы үтәдем. Ислам дөньясы белән ныклап таныш булмаганнарга бәлки алар авыр да тоелгандыр. Шәхсән үзем дин белән 4-5 яшьтән үк кызыксынам. Бүген инде күп догалар беләм, сүрәләр укыйм. Мин Аллаһы кушканны үтәп яшәргә, яхшы гамәлләр кылырга тырышам. Шәһәребездәге җәйге лагерьгә йөреп, белемемне даими үстерәм. Дин кардәшләргә Раббыбызның чиксез мәрхәмәтенә инанып яшәүләрен, шул ук вакытта үз өсләрендә эшләү турында да онытмауларын теләр идем.

Үз чиратыбызда, шәһәрдәшләр һәм кунаклар хозурына шундый күркәм чаралар тәкъдим иткән Октябрьский шәһәренең Зает мәчете имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Шакировка һәм мөхтәсибәтнең яшьләр белән эшләү бүлегенә, шулай ук оештыру-әзерлек эшләрендә катнашкан битараф булмаган якташларга рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Игелекле гамәлләрегез меңе белән кайтсын! Аллаһы үзегезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы, имин көннәр насыйп итсен.

Лилия ГАБИТОВА, автор фотолары.


Читайте нас: