Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
27 август 2019, 13:04

Халыкны берләштерүче бәйрәм

22 август, Дәүләт флагы көнендә, Девон урамы, 19; Бакча боҗрасы урамы, 12, 14 һәм 14а адреслары буенча яшәүче шәһәрдәшләр өчен ихата бәйрәме оештырылды. Шул рәвешле күршеләр йортлар арасындагы ихатада төзекләндерү эшләре тәмамлану белән беррәттән илебезнең төп символы көнен дә бәйрәм итте.

22 август, Дәүләт флагы көнендә, Девон урамы, 19; Бакча боҗрасы урамы, 12, 14 һәм 14а адреслары буенча яшәүче шәһәрдәшләр өчен ихата бәйрәме оештырылды. Шул рәвешле күршеләр йортлар арасындагы ихатада төзекләндерү эшләре тәмамлану белән беррәттән илебезнең төп символы көнен дә бәйрәм итте.
Билгеләнгән вакытка яңа мәйданчык янына ата-аналар балалары, әби-бабайлар оныклары белән бергә килде. Дәртле музыка тавышы очраклы үтүчеләрне дә бәйрәмгә чакырды. Волонтерлар халыкка Русия флагы рәвешендәге тасмалар таратты. Балалар битләренә флаг төсләрендәге сурәт ясатып куанды.
Чараны тантаналы ачу өлешендә шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов, коммуналь хуҗалык бүлеге җитәкчесе Айдар Гыйниятуллин, «Жилуправление»нең директор урынбасары Лидия Ткачева катнашты.
— Сезнең ихатадагы матур үзгәрешләр 2017 елда башлангыч алган «Шәһәр мохите» проекты белән бәйле. Быел акчаларның күп өлеше җәмәгать биләмәләрен төзекләндерүгә юнәлтелде. Сезгә якын булган Комсомол күле, «Геофизик» паркы үзгәрүен барыгыз да күргәндер. «Шәһәр мохите» проекты буенча ихаталар төзекләндерелми (вакытлыча) башлагач, Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров ул биләмәләрне республика бюджеты исәбеннән ремонтларга карар чыгарды. Шушы максатта шәһәргә зур суммалар бүленде. Моңа кадәр халыкка уңайлы ихаталар булдыруга андый акчалар бүленгән дә юк иде. Безнең балачакта мондый яхшы мәйданчыклар булмады. Сезнең балаларга, оныкларга хәвефсез ял итү өчен бөтен шартлар да бар, — диде «Бердәм Русия» партиясенең урындагы бүлеге сәркатибе Октябрь Рәис улы.
Ул шулай ук проектта катнашуда башлап йөргән, бу эшкә йорт хуҗаларын җәлеп иткән актив кешеләрне бүләкләде. Елена Травкина, Елена Торгашова, Зенфира Гафиатуллина, Ирина Токарева, Галина Мөлдекова Рәхмәт хатларына лаек булды.
Арытаба уен-бәйгеләр, бәйрәм концерты башланды. Волонтерлар балалар белән уеннар, конкурслар оештырды. Бәйгедә җиңүчеләр бүләкләр алып сөенде. Әкият геройлары булып киенгән «Радуйся» волонтерлар театры артистлары белән күңел ачу да балаларга бик ошады. Милли мәдәниятләр үзәгенең «Ынйылар» башкорт вокаль ансамбле, «ШикОлад» балалар эстрада ансамбле, «Талларым» татар вокаль ансамбле, «Росы» фолк-төркем һ. б. иҗади коллективлар үзләренең чагу чыгышларын бүләк итте. «Бердәм Русия» партиясе башлангычы белән оештырылган бәйрәм матур, күңелле үтте. Шушы тирәдә яшәүчеләр бик канәгать калды.
— Бәйрәм нык ошады. Күршеләр белән бергә рәхәтләнеп ял иттек. Безнең йортта бердәм, тату халык яши. Ихата төзекләндерү проектында катнашу башлангычын барыбыз да хуплап каршы алдык. Ремонт эшләрен игътибар белән күзәтеп бардык. Түшәмә җәелгәч, кешеләр, эт-песиләр йөреп эз калдырмасын өчен чиратлашып ике көн рәттән кизү дә тордык. Яңа мәйданчык барыбыз күңеленә хуш килде. Балалар рәхәтләнеп карусельдә әйләнә, атынгычларда атына, олылар аларның уйнаганын күзәтеп, эскәмиядә аралашып утыра. Заманча мәйданчык булгач, бездә балалар да күп булуы ачыкланды. Элек барысы да паркка йөри иде шул. Хәзер бик җайлы, йорт янында балаларга күңел ачарга бөтен шартлар бар. Мәйданчык яктыртыла, үсмерләр кичен җыелып баскетбол уйный. Безнең бурычыбыз шушы уңайлыкларны саклап, биләмәне тәртиптә тоту. Бу исә безнең кулдан килерлек, — ди Девон урамы, 19нчы йортта яшәүчеләр.
Мәйданчык буйлап урын алган чәчәклекләргә дә игътибар иттем. Монысы да биредә яшәүчеләрнең уртак эш нәтиҗәсе икән. Яз җитү белән алар ел саен чәчәкләр утырта, клумбаларны тәрбияләп тора. Афәрин, диясе генә килә, башкаларга яхшы үрнәк бу.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА, автор фотолары.


Читайте нас: