Илебездә ел саен 22 августта Русия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Быел аңа 350 ел тула.
Шәһәребездә дә шушы бәйрәм уңаеннан 22 августта төрле чаралар оештырылды. Иртәнге сәгатьләрдән үк А. Шокуров исемендәге тарихи-туган якны өйрәнү музеенда, Халыклар дуслыгы йортында, китапханәләрдә, Үзәк мәйданда һәм башка биләмәләрдә җыр-биюле чаралар үтте, «Русия триколоры» исеме астында тасмалар таратылды.
Беренчеләрдән булып бәйрәм чарасына кушылган шәһәребез музеена юл алдык. Биредә «Музейда балалар» программасы кысаларында чаралар үткәрелде. Тәүдә экскурсияче, «Җиңү иреклеләре» Бөтенрусия хәрәкәте һәм мәдәният бүлеге волонтеры Алиса Захарова җитәкчелегендә урамнан узып баручы кешеләргә өч төсле тасмалар өләшенде. Арытаба «Русия флагы тарихы» исемендәге кинолекторий күрсәтелде, осталык дәресләре, тематик күргәзмәләр оештырылды. 35нче «Әкият» балалар бакчасының югары категорияле педагогы Зәлия Михайлова агач курчакларны (матрешка) бизәкләү буенча осталык дәресе үткәрде. «Матрешка — ул Ватаныбыз символларының берсе, истәлекле ядкарь. Еш кына аны «әни» сүзе белән дә тиңлиләр, — ди Зәлия Җәмгыйтдин кызы. — Яшь шәһәрдәшләр агач курчакны бизәкләү эшен башкарачак. Бу шөгыль төрле яклап файдалы: ул игътибарлы, түземле булырга, төсләрне дөрес сайларга өйрәтә. Бүгенге көндә бизәкләү алымнары күп төрле, арада заманчалары да байтак. Осталык дәресендә өлге буларак балалар бакчасына Түбән Новгород өлкәсеннән кайтарылган матрешкаларны кулланабыз. Әйткәндәй, быел музейда Башкортстанның 100 еллыгына багышланган күргәзмәбез дә урын алды».
Бер арада музейның яшь кунаклары белән дә әңгәмәләшеп алдык. «Русия флагы көненә багышланган флешмобка очраклы рәвештә эләктем, — ди 8нче мәктәп укучысы Альберт. — Дусларым белән урамнан узганда безгә иреклеләр матур тасмалар таратты. Шуннан кызыксынып, музей эченә үттек. Биредә тагы да күңеллерәк икән, илебезнең тарихы, Русия флагы турында байтак мәгълүмат алдык. Мәсәлән, флагтагы һәр төснең мәгънәсе бар. Ак төс — ул азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр — ышаныч һәм рухият, ә инде кызыл — бөеклек һәм көч-куәт».