Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
27 август 2019, 12:53

4 кенә көн эшләтмәкчеләр...

Гәзитебезнең алдагы саннарында атнасына 4 көн генә эшләүгә күчү ихтималлыгы турында язып чыккан идек.

Гәзитебезнең алдагы саннарында атнасына 4 көн генә эшләүгә күчү ихтималлыгы турында язып чыккан идек.
Әлеге вакытта закон кабул ителмәгән ителүен, әмма бу мәсьәләне җентекле өйрәнү бара. Гәзит укучыларыбыздан да 4 көнлек эш атнасына күчүгә кагылышлы фикерләрен җибәрүне сораган идек. Әлбәттә, шәһәрдәшләр әлеге яңалыкка битараф кала алмады. Смс аша да, телефоннан шалтыратып та фикерләрен белдерүчеләр күп булды. Аларны сезгә дә тәкъдим итәбез.


Айрат, яшьләр хәрәкәте җитәкчесе:
— 4 көнлек эш атнасына күчүгә каршы түгелмен. Нигә дисезме? Чөнки бу күпчелек кешеләрнең тормыш шартларын яхшыртуга мөмкинлек бирәчәк. Сүз өстәмә эштә мәшгуль яшь гаиләләр, шулай ук хәвефле өлкәдә хезмәт куючылар хакында бара. Ә менә «агым» буенча гына «йөзәргә» күнеккәннәргә бу яңалык бәлки ошап та бетмәс. Сер түгел, мондыйлар арабызда байтак. Бу фикерем белән беркемне дә үпкәләтергә теләмим, әмма моны тормыш хакыйкате дәлилли. «Көчленеке замана!», диләрме әле?
Шәхсән үземнән шуны тәкъдим итәр идем: 4 көнлек эш атнасын кертергә, ә менә өстәмә ял көнен авыл, район, шәһәр биләмәсенең гомум ихтыяҗларына файдаланырга. Шулай ук аны дәүләт һәм эш бирүчеләр булышлыгында хезмәткәрләрнең белемен үстерү, спорт яки иҗат белән шөгыльләнү, дәвалану, мохтаҗларга ярдәм итү кебек гамәлләргә юнәлтергә мөмкин. Бу кешеләр арасындагы бердәмлекне арттырырга, белемне камилләштерергә һәм сәләтне ачарга нигез булып торачак.

Искәндәр, токарь:
— 4 көн эшләүгә күчүнең бер файдасын да күрмим. Беренчедән, бу гадәтләнгән тәртипне үзгәртәчәк. Икенчедән, безнең заводта мондый яңарышны кертеп карадылар инде. Әмма ул яхшы нәтиҗә бирмәде.

Альбина, хисапчы:
— Юк, мин моңа риза түгел. 4 көн генә эшләп, калган вакытны шөгыльсез үткәрү кешенең ихтыярын йомшарта, гадәти эш тәртибеннән читләштерә. Акча ягы да мөһим. Мондый үзгәрешләр махсус шуның өчен эшләнә дип уйлыйм, ягъни эш сәгатьләренең кимүе хезмәт хакы күләменең дә түбәнәюенә китерәчәк.

Руслан, медицина белгече:
— Табиблар кешеләр сәламәтлеге, гомере сагында тәүлек әйләнәсенә эшли диеп була. Безнең өчен ял һәм бәйрәм көннәрендә кизү тору — гадәти күренеш. 4 көнлек эш атнасына күчүдә мантыйк күрмим. Бу яңарыш сәламәтлеккә уңай тәэсир итәчәк диючеләр белән дә килешә алмыйм. Андый фикерне медицинадан ерак торган кеше генә әйтә ала.
Эш сәгатен кыскартканчы, яшь кадрларны җәлеп итү, белгечләрне торак белән тәэмин итү турында уйлансыннар, хезмәт хакларын арттырсыннар иде. Шул вакытта гади эшчеләр дә отпуск вакытында шифаханәләрдә сәламәтлеген ныгыта алыр иде. Ә гамәлдә ничек? Кеше әз-мәз акчага хәлдән тайганчы эшли, саулыгын югалта, аннан хастаханәгә эләгә, шул рәвешле барлы-юклы акчасын да дәвалануга түгә.

Раушания, «Нур» клубы мөдире:
— Хәерле көн барыгызга да! Нәрсә дип әйтим икән... Без — иҗат өлкәсендә эшләүчеләр өчен мондый яңарыш бик үк кулай булмас, чөнки сәнгатьтә уңышка ирешер өчен, бәйрәм-ял дими эшләргә кирәк. Мисалга, бер спектакльне әзерләр өчен генә дә ким дигәндә өч ай репетицияләр ясарга туры килә. Шулай итмәсәң, рольләр онытылып бетәчәк. Моннан тыш, җәмәгатьчелек тормышында катнашу, төрле мәсьәләләрне хәл итү дә безнең өстә. Халыкны концерт-театрларга чакыру, бәйрәм-юбилейлар белән котлау, җыелышлар, хәтер чаралары оештыру һәм башка мәшәкатьләр җитәрлек. Эш хакына килгәндә, шул ук зарплата калса ярый да бит, әмма ул кимемәс дип кем әйтә ала?

... Шәһәрдәшләр шундыйрак фикерләр ишеттерде. Бу мәсьәләне арытаба да күз уңында тотачакбыз, яңалыкларны гәзит сәхифәләреннән, шулай ук «Туган як»ның социаль челтәрләрдәге битләрендә күзәтеп бара алачаксыз, дуслар. Атнасына 4 көн эшләрбезме, яисә элекке эш тәртибе сакланырмы — анысын киләчәк күрсәтер. Ә бүген безнең өчен иң мөһиме — ил-көнебезнең тынычлыгы, гаиләләребезнең иминлеге, үзебез һәм якыннарыбызның сәламәт булуы.

Лилия ГАБИТОВА.
Читайте нас: