Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
26 август 2019, 07:00

WorldSkills дөнья чемпионаты башланды

Дөнькүләм чараны ачу тантанасы Русия Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев катнашлыгында үтте. Анда, шулай ук, Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та катнашты.

"Казан-Арена" стадионында үткән чагу тамашаны, телевизор экраннарыннан караучыларны да кертеп, 140 миллион кеше күзәтте. Анда Татарстанның сәнгать осталары, Ёлка, Александр Панайотов, Ян Гэ кебек билгеле башкаручылар, Therr Maitz инди-төркеме һәм башкалар чыгыш ясады. Катнашучы илләрнең парады, иҗади композицияләр, ут һәм тавышның махсус эффекты - барысы да югары һөнәри дәрәҗәдә оештырылган иде.
WorldSkills стандартлары буенча үтәчәк ярышларда 63 илдән 1300 һөнәр иясе катнаша. Алар транспорт һәм логистика, сәнәгать җитештерүе, мәгълүмат технологияләре, сәнгать һәм дизайн, төзелеш, хезмәт күрсәтү компетенцияләре буенча көч сынашачак.
Илнең WorldSkills Russia җыелма командасына 63 конкурсант керде. Алар арасында безнең якташыбыз Илмир Сәетбатталов та бар. Ул “Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Русия) V чемпионатының Бөтенрусия финалында алтын медальгә ия булган иде. Аның остазы Рафаэль Яхин 2017 елда Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә үткән WorldSkills Competition дөнья чемпионатында бронза медаль яулаган иде.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
Читайте нас: