Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
23 август 2019, 07:00

“Сәламәт туклану мәктәбе” дөрес тукланырга өйрәтәчәк

“Сәламәт туклану мәктәбе” проекты кысаларында атна саен Уфаның җәмәгать урыннарында осталык дәресләре үткәреләчәк.

Башлангыч “Демография” гомумдәүләт проекты буенча тормышка ашырыла һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән, дип хәбәр итте Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
“Сәламәт туклану мәктәбе” Уфада агымдагы елның декабренә кадәр атна саен тематик лекцияләр үткәрәчәк.
Моннан тыш, Башкортстан башкаласында уфалылар өчен сәүдә үзәкләре һәм кафелар кебек ачык урыннарда 6 осталык дәресе үткәреләчәк. Проект кысаларында 20 волонтер-инструктор “Сәламәт туклану нигезләре. Азыкның сыйфаты” программасы буенча уку үтәчәк.
Проект “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында сәламәтлекне пропагандалауның “Сәламәтлек сәнгате” төбәк иҗтимагый оешмасы ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Моннан тыш, көзен Башкортстанда “Акыллы туклану - яңа меңьеллык тренды” конференциясе һәм сәламәт азык-төлек ярминкәсе узачак.
2018 елның 7 маенда Президент Владимир Путин “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм гомумдәүләт максатлары турында”гы Указга кул куйган иде.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
Читайте нас: