Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
22 август 2019, 12:41

Җәйге ялны — диңгез буенда, таулар куенында...

Ни дисәгез дә, ял кирәк нәрсә икән ул. Эшебездә әлләни зур физик көч таләп иткән эш белән мәшгуль булмасак та, барыбер арыта, алҗыта...

Ни дисәгез дә, ял кирәк нәрсә икән ул. Эшебездә әлләни зур физик көч таләп иткән эш белән мәшгуль булмасак та, барыбер арыта, алҗыта...
Соңгы елларда отпуск дигән әйбер тәтемәгән иде. Үземнән чыгып раслый алам, ялсыз кеше таушала, көч-куәт кими икән. Шуңа да кайберәүләр яртышар көн яки бөтенләй эшкә килми генә (таушалмас өчен) хезмәт саладыр, күрәсең... андыйлар да бар бит, әйеме! Ниһаять, ял дигәннәре быел миңа да тәтеде! Җиктереп пар ат, киттек җылы якларга карап...
Самолет һәм поездга билет хакларын чагыштыргач, юлга үз машинабызда чыгарга булдык. Чөнки сәяхәт итүнең иң отышлы варианты шул булып чыкты. Иң озыны, иң авыры, әмма иң кызыклысы һәм мавыктыргычы. Бер якка 6500 сумлык бензин җитте. Ашарга үзебез белән алдык. Белгәннәребезне укып, юлга чыктык.


Хәерле сәгатьтә!
Иртәнге якта Самара, Тольятти шәһәрләрен уздык. Биредә барысы да таныш, үзебезнеке. Бездәге салкынча, яңгырлы һава торышы. Ә менә Волгоградка җитәрәк җылы кояш каршы алды безне. Табигатьнең матур чагы! Сузылып киткән иксез-чиксез көнбагыш басулары! Көнбагышлары уңган: югарырак та, эрерәк тә. Июль ахыры гына, ә иген басуларының күбесендә урып-җыю эшләре төгәлләнгән. Тигез, киң, алтындай басулар җәйрәп ята... Аларны күргәч күңелләр шатланды! Иген үстерүчеләр бар икән әле. Бу якларда иген уңадыр, чөнки моның өчен бар шартлар да уңай. Ник шушы якларга иген генә чәчмиләр икән? Мин шулай эшләр идем... (Әгәр кем булсам дияргә икән? Бу урында бераз югалып калдым. Әмма миннән сорамаслар шул!) Мәсәлән, иген яхшы үскән төбәк шул юнәлештә генә махсуслашсын иде, кайда мал үрчетү өчен яхшы шартлар бар — анда мал үрчетсеннәр, кайда яшелчә уңа —шунда илебез халкына җитәрлек яшелчә үстерелсен, Төркия белән Үзбәкстаннан помидор килгәнен көтеп ятмас идек. Чәчелгән басуларны карап баруы күңелле, әмма бар өлкәләрдә дә шулай түгел икән: кайбер басулар озак еллар каралмаган, чәчелмәгәнлектән аларны агачлар басып киткән, урман булып бара. Монысы кызганыч, әлбәттә.

Бабам үткән юллардан...
Волгоград шәһәрен буеннан буена үттек. Инсаф бабам шушы җирләрдән фашистларны куган бит инде. Күңел сагышка тулды... Күз алдына китердем: япь-яшь бабакам кулына корал тоткан килеш бу җирләрдән, урман-таулардан үткән, ә бүген мин шушында. Бабам исән булса, кайткач аңа күргәннәремне сөйләр идем дә, ә ул шатланыр иде, кушылып үзенең хатирәләрен дә барлар иде. Сугыш турында сөйләгәндә, бабакай бу шәһәрне Сталинград дия иде. Бөек Ватан сугышы яугирләре хөрмәтенә куелган бик күп һәйкәл-обелискларны үттек. «Родина — мать» мемориалын гына күрә алмадык, анда реконструкция бара иде, ул бар озынлыгына сетка белән капланган. Кызыма аңлатып барам: монда сугыш булган, карт бабакаң анда катнашкан, дип. Кызыксынудан күзләре яна башлады һәм игътибар белән тыңлап барды. Аннары сорау артыннан сорау яудырды: нигә сугышканнар, нигә безнең җиргә кергәннәр... Ә үзендә шундый горур кыяфәт, әйтерсең лә: «Мин бит җиңү яулаучының оныкчыгы», — ди.
Арытаба Ростов на Дону шәһәренә таба юл тоттык. Алда түләүле өч юл участогын үтәргә туры килде. 60, 120 һәм 240 сум түләдек. Бу юллар нәрсәсе белән аерыламы? Һич тә аерылмый, түләүле һәм тизрәк барырга мөмкин булуы белән генә. Юл буенда ягулык салу өчен күпчелек Лукойл заправкалары. Анда туктасаң, тамак ялгап алырга кечкенә кафесы, йомышыңны үтәргә бәдрәф бар, чиста һәм уңайлы. Бензин биредә кыйммәтрәк, 92ленең 1 литры 46 сум, 95ле — 48-49 сум. Шунысы рәхәт, телефондагы навигаторны көйләп куясың да — кая барырга кирәк, ул сөйли-сөйли шунда алып бара. Әмма кайбер очракта икенче якка да алып кереп китә, ә анда юл ремонтка ябык, мәгълүматлар базасы яңартылмаган, шунлыктан бераз ялгышлык булуы ихтимал. Ә шулай да Навигатор абзыйга рәхмәт, кайда нинди тизлек белән барырга кирәклеген дә алдан әйтеп барды, бәхеткә, штраф таләп итүче хатлар килмәде. Каршыга очраган җиңел машиналарны күзәтәм, кайсы төбәкләрдән ешрак очрый: Мәскәү, Башкортстан (102ләр бер-берсенә кычкыртып сәлам биреп китәләр), Татарстан, Чиләбе, Саратов... Ашлык төялгән зур-зур прицеплы КамАЗ машиналары, күрәсең, Русиянең төрле төбәкләреннән, нинди генә номерлылары очрамый, алар үтеп киткәннән соң бодай яңгыры ява, юл чите тулган бодай белән. Ә бер төбәктә шул коелып җыелган бодай таучыкларын урындагы халык себерке-көрәк белән капчыкларга тутырып маташа иде. Чынлап та, нишләп хәзерге заманда алтынга тиң ашлыкның коелуына юл куялар икән?
Юл буенда яшелчә-җимеш белән сәүдә итүче нокталар тагы да күбәйде. Анда карбыз, кавын, арахис чикләвеген, бал һәм балык тәкъдим итәләр. Шунысы кызык, кавын-карбыз үскән җирендә кыйммәтрәк икән. Без юлга чыкканда, Туймазыда карбызның килограммы 18 сум иде, ә монда 25-30 сум сорыйлар. Ничек диләр әле, алтын чыккан җирендә кыйммәтрәкме... Ростов янындагы бер кечкенә шәһәрдәге кунакханәгә кереп кундык. Чиста, матур һәм бик уңайлы булды. Шул туклану ягы гына инде... Сөтле чәй юк, ризыкларның әзерләнү вакыты һәм сыйфаты бик ошап бетмәде. Ярый әле өйдән алган куян күчтәнәчләре калган иде, үзеңнеке үзеңнеке инде! Алда безне Краснодар шәһәре көтә! Юлда машиналар күбәйде, диңгезгә якынайганга, күрәдер. Артта утырып баручы пассажирыбыз бераз алҗыды, күрәсең, кайчан диңгезгә барып җитәбез дип кат-кат сорый башлады. Рәсем төшереп туйды, мультфильмның да кызыгы калмады. Туктап алырга булдык. Юлдан бераз читтәрәк — яшел үләнле, чистарак җир эзләдек. Кем генә уйлап чыгарды икән бу «влажный салфетка» дигәннәре белән полиэтилен шешәләрне. Басар урын юк, кар яуганмыни яшел хәтфә үлән өсте тулган шул салфеткалар белән. Мәгәнәсезлек дип саныйм мин моны. Һәрберебез үзен, баласын ташлама, ыргытма, калдырма дип өйрәтсә, нижәли шундый хәл булыр иде инде ә? Бигрәк күңелсез, шакшы бит. Бераз йөреп-йөгереп алганнан соң, тагы юлга! Шуңа игътибар иттем, юл буенда кайда нинди торак үзәге булуын, теге яки бу шәһәргә кадәр ничә чакрым калганын алдан хәбәр итүче күрсәткечләр юк дәрәҗәсендә. Безнең Башкортстанны бу яклап үрнәк итеп күрсәтерлек икән. Юллар бар җирдәге кебек: урыны-урыны белән чокыр-чакырлы да, тип-тигезе дә, яңа гына салынганы да бар.
Тиздән барлык «Магнит» кибетләренең «туган» иле — Краснодарны үтәчәкбез. Юлга ризык алырга дип иң зур «Магнитка» туктадык. Нәрсә генә юк! Яшелчә-җимешкә хаклар шулай ук кыйммәт, юл буендагы кебек. Краснодар шәһәренең үзәгенә кереп тормадык, тизрәк барып җитү теләге көчлерәк иде.

34 елдан соң очрашу
Юл буендагы без күрергә күнеккән каен-тирәкләр тәбәшәк буйлы, калын кәүсәле ниндидер ят төрле агачларга алмашынды. Ставрополь, Славянск-на-Кубани, Темрюк, Керчь... Тиздән Кырым күперенә керәчәкбез. Йөрәкләр җилкенә! 1985 елны бит мин шушы урыннан поезда, паром аша чыккан идем. Менә ул мәһабәт һәм бөек күпер! Бик уңайлы, матур килеп чыккан. Озынлыгы 19 км. Янәшәсендә поездлар өчен дә тимер юл күпере төзелеп бетеп килә. Әллә кич булганга машиналар күп түгел иде. Күпердән җилдереп кенә чыктык. Төнгә кадәр барып җитәргә кирәк, чөнки таныш булмаган һәм таулы җирләрдән йөрүе авыррак. «82нче төбәк» дигән язылу машиналар ешрак очрый башлады. Русиягә кушылгач, Кырым халкының автомобильләренә 82нче саны бирелгән икән. Күпчелек машиналар иске чит илнекеләр яки ВАЗ-2106. Ә менә күпердән соң башлана шундый күренеш: юлның буеннан буена ир-атлар «Сдам жилье», «Ночлег», «Жилье» дигән язмалар күтәреп тора. Кызу кояшта көн буена шулай торуның файдасы бармы икән, дип уйлыйм. Ник интернет һәм башка реклама мөмкинлекләрен файдаланмыйлар? Тап-таза, минем әбекәй әйтмешли, гәвәрдиндәй ирләр юл буенда кармак салып тора. Бу җирдә интернет бетә, Мегафон да, Билайн да эшләми, бары тик МТС элемтәсе генә. Карта буенча Лукойл заправкасында гына исәпләшергә мөмкин. Гомумән, әлегә монда банклар белән мәсьәлә хәл ителмәгән. Бердәнбер урындагы банк — РНКБ. Аның да автоматлары бар җирдә дә урнаштырылган дип әйтеп булмый. Шунлыктан үзегез белән кулакча алып бару хәерлерәк, картаңны кулыңда тотып, акчага интегүең дә ихтимал. Бер-ике тапкыр акча алып карадым, Сбербанк картасы аша РНКБ автоматыннан акча алганга процент өстәлмәде. Кырым (Керчь күпере дип тә әйтәләр аны) күпере ачылу белән халыкка ярымутраудан чыгып йөрү мөмкинлеге ачылган, башлыча алар Краснодарга әйбер алырга, «шоппинг»ка бара. Менә без Феодосиягә килеп җиттек. Кабатлап әйтәм, ни өчендер бер күрсәткеч тә юк: ни Керчь, ни Севастополь, ни Симферополь, ни Феодосия дигән... Сәер, әлбәттә, бу ниндидер максат белән шулай эшләнгәнме, белмим. Барасың да барасың. Диңгез буеннан ял итү-кызыну, кечкенә кафе, күңел ачу урыннары тезелеп киткән. Без арытаба юнәләбез. Төнгә кадәр Судак шәһәренә кадәр барып җитәргә кирәк. Урман-таулар аша салынган юлдан барабыз, караңгы төшә, шомлы... Борылмалы-борылмалы таулы юллардан Судак шәһәренә килеп җиттек, Аллага шөкер. Арыткан, юынып йокларга ятасы гына килә. Тәүлегенә 500 сумга бер төнгә дип татар гаиләсенә урнаштык.
Иртән диңгез белән танышырга киттек. Урамнарның исеме ике телдә язылган: урысча һәм кырым-татарча. Мәсәлән, Диңгезчеләр, Йөземчеләр урамы... Биредә барысы да сәүдә белән шөгыльләнә, кемдер торак биреп тора ял итүчеләргә, кемдер урамда пешереп сата, кемдер яшелчә-җимеш, сувенир сатуда махсуслашкан, кемдер өенең бер почмагында азык-төлек кибете, кафе ачкан. «Магнит», «Пятерочка», «Полушка» һ. б. кибетләр юк монда. Барысы да шәхси. Туклану урыннары бик күп. Анда күпчелек Кырым татарлары мәшгуль. Сөйләшүләре безнекенә бераз охшаган, әмма төрекчәгә тартым. Ашханәдә эшләүче яшь кызлар арасында мөселман киемендәгеләр дә бар. Диңгез буенда бер яшь гаилә көн дә торт сата. Үзләре пешергәнне. Төштән соң ире белән икесе өстәл белән чыгып басалар да, 100 г бер кисәк тортны 100 сумга саталар. Тортлары төрле: медовый, фруктовый, Наполеон, зебра һ. б. Бер көнгә 35-40 мең акча эшлиләр икән. Тәмләп карадык, кисәкләре зур гына, әмма барысының да кремы бер төрле дигән нәтиҗәгә килдек. Бик хуп, ниндидер эшкә кыю тотынып, шуннан акча эшләгәч мактаулы. «Акча юк!» — дип лаф орып ятмыйлар бит, тырышалар. Бу сәүдә дә, торак бирү дә вакытлыча эш, диләр алар үзләре, 3-4 ай эшләп алган акчага калган айларда яшәргә кирәк. Башка эш юк биредә. Хәбәрче кеше бер җирдә дә тик торалмыйдыр инде, кеше белән әңгәмәләшү, фикерләрен өйрәнү канга сеңгән күрәсең. Ял итүчеләргә вакытлыча торак биреп торучы бер ханым белән сөйләштем. Русиягә кушылганнан соң, Кырымда нинди уңай үзгәрешләр булды, дип сораштым.
«Иң элек юлларны ремонтларга керештеләр, аннары мәктәп-балалар бакчаларын, — ди Анжела, әтисенең эшен дәвам итүче кырым-татары кызы. — Украина вакытында бетерелгән виноград плантацияләре тергезелә хәзер. Без яхшы аңлыйбыз, барысын да тиз һәм берьюлы эшләп булмый, әлбәттә. Әле менә җирләребезне рәсмиләштерү эше башланды. Элек бит кайда кемнең участогы бетә, кайда чиге, кем ничек алган, аныкымы-түгелме ул җир, билгесез иде, тәртип булмады. Хәзер менә һәр җирнең хуҗасы булачак. Эшкуарларга зур өстенлекләр бирелә, күргәнсездер, кассасыз эшләргә рөхсәт бирелә, кайбер салымнардан азат ителәбез, ЕГАИС системасы да кертелмәгән әле. Авылларда хуҗалыкларны күтәрергә кирәк, әле 1-2 фермер гына эшкә тотынып булыша, әмма бу бик аз. Башкортстан Республикасы Белогорский районын үз карамагына алган иде, анда эшләр сизелерлек алга китте. Бөтенләй башка тормыш, өр-яңа юллар, ремонтланган мәктәпләр».
— Анжела, сез үзегез кайда яшисез? Балаларыгыз укыймы-эшлиме...
— Без Судакта җәйге чорда эшлибез генә, ә яшибез Симферопольдә. Анда фатирыбыз бар, кече кызым шунда мәктәптә, улыбыз Севастопольдә югары уку йортында укый. Яхшы үзгәрешләргә өметләнеп яшибез инде. Халыкка эш юк бит. Тегендә — бара, монда килә... Җитештерүче бер сәнәгать тә юк, завод-фабрикалар турында әйтеп тә тормыйм. Халык башлыча туризм исәбенә яши.
Яр буенда йөрим. Әле тегендә, әле монда «Самосы!», «Кукуруз, пешкән кукуруз!», «Хачапури!» — дип сатып алучыларны эзлиләр. Көненә ничә чакрым үтәләр икән болар? Аяклары да таладыр инде, 2 сәгать эчендә генә аларны ничә тапкыр очратканмындыр... ә яр буе шундый киң! Кукуруз сатып алып ашаган кешеләрне күреп, кызым аптырашта калды: «Әни, ул кукурузны сыерлар гына ашамыймени? Бабакай бит сыерларга гел кукуруз бирә иде...», — ди.
Хаклар кыйммәт, бездәге хаклардан соң бигрәк зур аерма! Гади туңдырма 85 сумнан башлана, бер стакан квас — 50, минералка 0,5л — 35-40, пешкән кукуруз — 30-50, самса — 100, хачапури — 100, сөт 1 л — 85. Менә шуннан соң бер әйтем килә күңелгә: «Чит якларны макта да, үз илеңдә тор», — дигән.
Кырымда, гомумән, безгә күренүенчә төп 3 мәсьәлә хәл ителмәгән: чүп чыгару, канализация һәм чиста су. Эчәргә, ашарга пешерергә монда бар кеше дә суны сатып ала, чүпне капчыкларны төйнәп чыгарып ташлыйлар да вакытында чыгарылмый ята, канализация исе килә. Биредә ташландык шифаханәләр, ял йортлары байтак. Алар диңгез буенда ук урнашкан. Тәрәзә-ишекләре җимерек, боларны сафка кертсәң, күпме халык сәламәтлеген ныгыта, ял итә алыр иде. Без икенче көнне юлга кузгалдык. Ялта шәһәрендә Лилия апа белән таныштык. Балалар шифаханәсендә эшләгән булган. Украина җитәкчелеге (ул сөйләве буенча) барлык шифаханә һәм ял йортларыннан кунакханә ясарга әмер биргән, шуннан япканнар. Ә нәтиҗәдә — ярымҗимерек биналар, бүген беркемгә бер тиен файда юк алардан.
Судактан соң Новый Свет, Симферопольгә юл тоттык. Заманча төзелгән Таврида трассасы буенча барасың. Әле кайбер урыннарда ремонт-төзелеш эшләре бара. Республикабыз шефлыкка алган Белогорский районы аша да үттек. Район әкренләп төзекләндерелә. Виноград утыртылган басулар очраштыргалады, әмма ташландык җирләр дә бар әле. Бер авылга кердек. Урамда җанлылык сизелми. Бер абзый капка төбендә булыша. Исәнлек-саулык сораштырдык, таныштык, бераз сөйләшеп утырдык. «Мин хәзер пенсиядә инде, — ди ул. — Украина заманында 1500 сум пенсия иде, анысын да вакытында бирмәделәр, хәзер артты, 8 мең алам. Бик яхшы, утка-суга түләргә дә җитә, үзебезнең бакча бар».
Миңа сәер тоелды, безнең авылларда урам тулы кош-корт, сирәк булса да мал йөри, ә монда тынлык-бушлык. Йөк машиналары да, тракторлар да күренмәде авылда, без килә дип качмаганнардыр инде. Элек бездәге кебек Райпо карамагында булган бер кибет бинасы бар, күренүенчә — ул күптән эшләми, чүп, үлән басып беткән, җимерелә башлаган. Авыл уртасында базар кебегрәк урында (өсте япмалы ике өстәл куелган) 1-2 апа слива, алыча, абрикос сата. Сатып алучылар күренми, үзара гапләшеп утыралар. Күңелсез, гадәттән тыш тынлык авылларында. Башлыча өлкән яшьтәгеләр яши инде монда.
Килеп җиттек. Пансионатка урнаштык. 3 тапкыр ашаталар, бассейн, балалар өчен уен мәйданчыклары бар. Халык төрле төбәкләрдән килгән. Иртән кызык: без үзебезнең сәгать белән 7дә торып утырабыз, ә бар халык йоклый, иртәнге ашка кадәр 2 сәгать көтәбез. Анда Мәскәү сәгате.
Кайтырга ике көн кала якындагы тагы берничә шәһәр белән таныштык. Тарихи, истәлекле урыннар күп, әлбәттә.
Чит-ят җирләр белән танышу, табигать белән хозурлану, яңа танышлар-дуслар белән аралашу — шулкадәр якты хис-тойгылар, онытылмас тәэссоратлар калдыра, яңа сулыш өсти, көч-куәт бирә. Ялтага барганда кайчандыр үзем булган «Артек» лагерын үттек. Кабат шул 1985 елга кайткандай булдым, күңел дә тулды. Кереп, үзебезнең «Янтарная» дружинасын, укыган мәктәбемне, спорт залларын күрәсем килде... «Аю-даг» тавы да сәлам дигәндәй булды. Хәтерли торгандыр әле мине. Ә бит шундый юрау бар: әгәр диңгез буеннан 1-2 таш алып кайтсаң, шул диңгезгә килергә насыйп була, дигән. Чынлап та, мин бит «Артек»тан ташлар алып кайткан идем! 34 ел дигәндә Кара диңгезгә тагы килдем. Сәлам, Кара диңгез! Сәлам «Артек»! Аллаһы боерса, тагы киләчәкмен әле, сумкам төбенә бер-ике таш кереп оялады...
Сәфәребез тәмамланды. Кайтыр юлга чыктык. Аллага шөкер, барысы да уңышлы булды. Юлыбызда гел яхшы, изге күңелле кешеләр очрады, искиткеч матур таулар белән очраштык, гүзәл җирләрдә булдык. Кызындык, коендык, таулардан җәяү йөрдек, яңа дуслар-танышлар таптык. Киләсе очрашуларга кадәр! Дуслар, ә сез кайда һәм ничек ял иттегез? Кайда үтсә дә матур һәм истә калырлык булсын. Ягез, үзегезнең ял итү маҗаларын безнең һәм гәзит укучылар белән уртаклашыгыз.

Юлия Дәүләтбаева, автор фотосы.
Читайте нас: