Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
22 август 2019, 12:40

Саклыйлар да, коткаралар да

Полиция сержантлары Диана Бикулова, Игорь Нестеров һәм Александр Сәетгәрәев янган йорттан кешеләрне коткарырга булышкан.

34нче төбәктә яшәүчеләр өчен бу кич чын мәгънәсендә сынауга әйләнгән. Гомум коридорда һәм 3нче каттагы бер фатирда янгын чыгу нәтиҗәсендә баскыч мәйданчыклары куе төтен эчендә калган. Шул рәвешле, йокылы-уяулы кешеләргә үзаллы рәвештә фатирлардан чыгу юлы бикләнгән.
Халыкны эвакуацияләү өчен янгын сүндерүчеләр белән берлектә полициянең якындагы патруль-сак хезмәте вәкилләре дә килеп җиткән. Полиция сержантлары Диана Бикулова, Игорь Нестеров һәм Александр Сәетгәрәев кешеләргә ут эченнән чыгарга булышкан, янгын нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан. Батыр кыз-егетләр төп бурычлары — хәл-вакыйга урынында җәмәгать тәртибен саклау турында да онытмаган.
38нче янгын сүндерү бүлеге начальнигы эчке хезмәт майоры Руслан Шәрипов Октябрьскийның эчке эшләр бүлегенә Рәхмәт хаты җибәргән. Анда ул полиция сержантларына янган йорттан кешеләрне коткарганда күрсәткән югары һөнәри осталыклары өчен ихлас хөрмәтен белдерә.

Читайте нас: