Моннан тыш, кичектергесез ярдәм кирәксә, Русия биләмәсендәге бердәм «Коткару хезмәте»нә «112» номеры аша шалтыратып, полиция, янгын сүндерү, «ашыгыч медицина ярдәме» һәм газ элемтәсе буенча авария хезмәтләрен чакыртырга була. Бу номер буенча баланста акча булмаганда да, сим-карта бикләнгән яки телефоннан алынган булса да шалтырату мөмкин.