Туган як
+8 °С
Облачно
МАКС
ВК
ОК
МАКС
ВК
ОК
Безнең шәһәрдә
22 Августа 2019, 13:22
Дәүләт флагы — мөһим символ
Дәүләт флагы көне шәһәребездә актив билгеләнде. Бәйрәмгә шәһәр китапханәләре дә кушылып, кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар оештырды.
Добавить в предпочтительные источники Google
25нче бистәдәге Үзәк балалар модельле һәм 5нче үсмерләр китапханәләре илебезнең мөһим символына багышланган мәгълүмат сәгатьләре үткәрде. Чарага «Росток» күпьюнәлешле балалар шифаханәсендә ял итүчеләр чакырулы иде.
Китапханәчеләр балаларны флагның тарихы, төсләренең мәгънәсе белән таныштырды. Бирелгән мәгълүматлар буенча викторина, табышмак чишү оештырылды. Ял итүчеләр флаг турында шигырьләр укыды, кыскача фильмнар карады, шушы көн уңаеннан махсус әзерләнгән китап күргәзмәләре белән танышты.
Кунакларның үзләренә дә сүз бирик. «Китапханәдәге чара миңа бик ошады. Русия флагы турында яңа мәгълүматлар белдем, аның бай тарихка ия булуы сокландырды», — дип тәэссоратлары белән уртаклашты шифаханәдә ял итүче Айрат. «Флаг турындагы кайбер мәгълүматлар мәктәптәге дәресләрдән дә таныш иде. Әмма белгәннәрне кабатлау беркайчан да комачауламый. Минемчә, сәнгатьле итеп шигырь сөйләү отышлы килеп чыкты», — ди Ульяна. «Китапханәләр оештырган чараларда даими катнашырга тырышабыз. Алар кызыклы, күңелле үтә. Бүгенгесе дә мавыктыргыч булды. Балалар дәүләт флагы турында мөһим мәгълүматларны искә төшерде, уен-бәйгеләрдә актив катнашты. Алар өчен файдалы чара оештырган китапханәчеләргә зур рәхмәт», — диде «Росток» шифаханәсе тәрбиячесе Тәнзилә Игъдиева.
Читайте нас
MAX
telegram
вк
дзен
ок
Редакцияне сайлау
Новости
10 Августа , 04:22
Азалия Аминева завоевала Гран-при
Новости
10 Августа , 17:27
Боец «Свой» из Башкирии вступил в отряд «БАРС»
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"