Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
22 август 2019, 12:38

«Бал» дисәң, бер кими, бармак тисә, ике кими...

Бал — иң чиста һәм югары сыйфатлы табигый продуктларның берсе. Тынгысыз хезмәт нәтиҗәсе буларак, ул затлы, кыйммәтле ризыклардан санала. Шуңа күрә дә балны зур кашык белән «чүмермиләр», ә калакның очына гына элеп тәмлиләр...

Бал — иң чиста һәм югары сыйфатлы табигый продуктларның берсе. Тынгысыз хезмәт нәтиҗәсе буларак, ул затлы, кыйммәтле ризыклардан санала. Шуңа күрә дә балны зур кашык белән «чүмермиләр», ә калакның очына гына элеп тәмлиләр...
Агымдагы ел умартачыларга күп сынаулар китерде. Башта һава торышы бозылып, «көйсезләнсә», соңрак тагы да хәвефлерәк афәт килде. Илебезнең төрле төбәкләрендә умарталарның күпләп һәлак булуы турындагы хәбәр иде ул.
Интернет челтәрендә җирдә өемнәре белән ятучы бал кортларының фото-видеолары артканнан-арта барды. Бу агулы химикатларны басуларга көндезен кояшлы яки көчле җил вакытында, алдан кисәтмичә кертүгә бәйле дигән фикерләр йөрде. Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы да умарта кортларының үлүе масскакүләм чагылыш алды дип язып чыкты.
Республика һәм тирә-як төбәкләрдәге умарталарга зарар килмәгәнме, быел бал уңышы ничек булган, бәяләр үскәнме? Әлеге һәм башка сорауларга җавап табу ниятендә Совет мәйданында оештырылган беренче бал ярминкәсенә юл алдым...
Сәүдә итүчеләр арасында Башкортстанның Туймазы, Бәләбәй, Бүздәк, Ярмәкәй, Камышлы районнарыннан, Октябрьский шәһәреннән, шулай ук Татарстаннан, Самара һәм Ырынбур өлкәләреннән дә килүчеләр бар иде. Татлыкайдан тыш, тома балавыз, умарта «сөте», чәчкә серкәсе, кәрәзле бал ише файдалы эшләнмәләр сатуга чыгарылган.
Тәү чиратта хаклар белән танышып чыктым. Балның 500 граммы — 300-450 сум, 0,75-1 литры — 450-600 сум, 3 литры — 1800-2000 (әйткәндәй, кайбер сатучыларда балның төренә карап, бәяләр карабодайныкына — 1500, чәчәкнекенә — 1650 сум куелган), кәрәзле бал — уртача 500 сум, тома балавыз —100 сум, чәчкә серкәсе — 200 сум, бал икмәге — 350 сум.
Халык бал сайлаган арада умартачылар белән дә әңгәмәләшеп алдык.
«Әлеге һөнәр миңа нәселдән күчкән дияргә мөмкин, — ди Абдуллинодан килгән Михаил Васильев. — Бүген мин 72нче яшемне «куам», үземне белгәннән бирле балчылык эшендә мәшгульмен. Әнкәем сугыш чорында танылган умартачы булган. Хәзер бу эшне без һәм балаларыбыз дәвам итә. Әнә, күршедә генә улым — Иван Михайлович та сәүдәгә чыкты».
Михаил Ивановичның чиста итеп татарча сөйләшүенә игътибар иттем. «Совет заманында Абдрахман авылы белән бер колхоз булып яшәдек, — ди ул. — Ике милләт үзара аралашып, дус-тату гомер итте, шул рәвешле телне дә өйрәндек. Гомумән, татар һәм чуваш телләрендә охшашлык зур».
Тәҗрибәле умартачы буларак, Васильев быелгы хәл-вакыйгаларга бәйле фикерен дә җиткерде: «Химикатлар белән зарарлану турындагы хәбәрләрне ишеттек. Бу, әлбәттә, күп уйланулар тудыра. Басулар бит башка елларда да эшкәртелә килде, нигә нәкъ быел гына бу хакта сөйли башладылар соң? Безнең якларда андый-мондый хәвеф-хәтәр сизелмәде. Бал уңышы быел азрак булды-булуын. Әмма бусы инде бөтенләй икенче сәбәпләргә бәйле. Белүегезчә, агымдагы елда һава торышы бик шатландырмады. Язгы чорда игътибар иткәнсездер, кар суы аз булды, карлар эреп бетте, ә чишмәләрдә су дәрәҗәсе күтәрелмәде диярлек. Җир юньләп туңмаган да иде, моңа бәйле күбәләкләрнең иртә «уянуы» күзәтелде. Бу бөҗәкләр чәчәкләрнең яралгысын, яфракларын зарарлады, шул рәвешле нектар бүленеп чыгуга комачаулады».
1989 елдан умартачылык белән шөгыльләнүче Вячеслав Афанасьев та быел бал уңышының күләме бераз кимүен билгели. «Балның әзәюе табигать күренешләренә бәйле. Агымдагы елда юкә 11 көн дәвамында чәчәк атты. Нәтиҗәдә, 3-4 кг юкә балы алынды. Уңышлы елларда 6-8 кило тирәсе чыга иде, быел күләме бераз кимеде, әлбәттә. Ә менә узган елда ул бөтенләй булмады диярлек, юкә нибары 3 көнгә якын чәчәк атты. Умарталарның пестицидлар белән зарарлануына килгәндә, мондый хәлнең дөрестән дә кайбер төбәкләрдә күзәтелүен ишеттек. Бу экология регламенты үтәлмәвенә бәйле. Шәхсән үзем тиешле таләпләрне һәрчак катгый үтәргә тырышам. Мисалга, умарталыкны басулардан ким дигәндә 5-6 км ераклыкта урнаштыру зарур. Бал кортлары андый озын арага очмаячак, бусы исбатланган. Әгәр инде очып җитәлсәләр дә, бал алып кайта алмаячаклар. Чөнки алар балны иң күбе 3 км арада ташый. Шуңа күрә, умартаны басу-кырлардан никадәр ераграк урнаштырсаң, шулкадәр хәвефсезрәк».
Умартачылык эшендә 30 елга якын мәшгуль Вячеслав Александровичның бу һөнәргә килү тарихы да кызыклы. «Карт бабабыз оста балчы булган безнең, — ди әңгәмәдәшем. — 80 яшенә җиткәч, ул белем-тәҗрибәсен кемгә тапшырырга, дип уйлана башлаган. Балаларда умарта белән шөгыльләнү теләге юк, мин үлгәч, бал кортларымны кем карар, дип кайгыра икән бабакай. Шул вакытта кул астына мин килеп эләккәнмен, бүген инде аның эшен дәвам итәм…»
Халыкка файдалы да, тәмле дә нигъмәтне җитештерү өчен тырыш хезмәт куйган умартачыларга эшләрендә уңышлар теләп, хушлаштык. Киләчәктә хуҗалыкларны төрле бәла-казалар, экологик афәтләр читләтеп үтсен, бал кортлары исән-имин булып, безне чиста табигый эшләнмәләр белән гел шатландырып торсын иде.
Әйткәндәй, шәһәребездә үткән бал ярминкәсендә барысы 18 сәүдә ноктасы эшләде, алар тарафыннан 3 тоннадан артык бал сатылды. Авыл хуҗалыгы ярминкәләренең чираттагысы 7 сентябрьдә, 10.00 сәгатьтән Совет мәйданында үтәчәк.

Лилия ГАБИТОВА, автор фотолары


Читайте нас: