Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
22 август 2019, 12:44

«Бакча — иң рәхәт урын!»

Быелгы җәй безне җылы һәм кояшлы көннәре белән әлләни артык иркәләмәсә дә, ихата тутырып — гөл-чәчкә, бакча тутырып яшелчә-җимеш үстерүчеләр бар арабызда.

Быелгы җәй безне җылы һәм кояшлы көннәре белән әлләни артык иркәләмәсә дә, ихата тутырып — гөл-чәчкә, бакча тутырып яшелчә-җимеш үстерүчеләр бар арабызда.
Гәзитебездә «Иң күркәм бакча»га бәйге игълан итү белән, әле тегеннән, әле моннан тырышбикәләр турында хәбәрләр ява башлады. Бик күңелле дияр идем, хәзерге заманда бар кешенең дә кулыннан килә торган эш түгел. Мондый бакчачылар турында күршеләре, туганнары, танышлары җиткерде. Әнүзә һәм Җәмил Гәрәевлар бакчасына да шулай барып кердек.
«Ә мондый һава торышы үсемлекләр өчен кулай гына ул», — ди Мулла авылында яшәүче Әнүзә Низаметдин кызы Гәрәева.
Капканы ачу белән гүзәллек патшалыгына эләккәндәй булдым. Чәчкәләр биредә һәр җирдә үсә: җирдә, чүлмәктә, асылмалы савытларда...
Чәчкәдән тыш башка әйбер үсми икән дип уйлый күрмәгез. 19 сотый җирдә бер генә сантиметр да буш урын юк. Һәрберсе зәвык белән, матурлап һәм җиренә җиткереп утыртылган: виноград, алма, суган, бодайга кадәр бар.
— Бакча — иң рәхәт урын, — ди Әнүзә Низаметдин кызы, — иртән торгач та тормыш иптәшем белән иң элек бакчага чыгып керәбез. Башта нинди уй-ният бар, шуларның барысын да гамәлгә ашырырга тормыш иптәшем Җәмил ярдәм итә. Кулыннан бар эш тә килә, Аллага шөкер, бөтен авыр эш аның җилкәсендә, камыр гына басмый (көлә). Бакчадан башка торалмыйбыз да, шундый күңелле, нәтиҗәле эш: кайсы чәчәк ачылган, кайсы чәчәккә йомарланган, кайсы җимеш өлгергән...
— Бакча — ул безнең хобби, — дип сүзгә кушылды Җәмил абый. — Нинди генә эшкә дә кулың белән күңел җылыңны бирсәң, мул уңышка исәп тотарга була. Бар эштә дә шулай, бакчачылыкта гына түгел. Һәр елның һава торышын теркәп барам, бер елның фаразы икенчесенә туры килми, былтыр, мәсәлән, бу көнне 31градус җылы иде (автордан — ә без барганда салкынча, куртка киеп йөргән көн иде). Ничә елга бер һава торышы кабатлана диләр, 4-5 елга бер якынча булырга мөмкин, әмма кабатланмый.
Бакчадагы һәр корылма, тегермән, киштәләр, агач сыннар һәм түтәлләр Җәмил аганың кулы белән эшләнгән. Бар нәрсә үз урынында, хәстәрлекле һәм оста куллы хуҗа булуына ишарәли бу. Әнә бит яңгыр вакытында аккан су да әрәм булмый, аның өчен сыешлык куелган, түбәдән төшкән су шунда җыела. Ә үсемлекләргә яңгыр суы файдалы булуын сезнең белән без дә беләбез. Бу ике тырышҗан бакча эшләрендә махсуслашканнар да. Һәрберсенең аерым юнәлеш. Әнүзә апа — җиләк белән чәчкәләрне, ә Җәмил ага яшелчә-җимешләрне утыртудан алып өлгергәнгә кадәр карый-тәрбияли. Ике ел рәттән бер үк культураны шул ук җиргә утыртмыйлар. Быел бәрәңге утыртылган җиргә язын бодай чәчеләчәк. Ә быел бодай үскән урында икенче елга бәрәңге утыртылачак. Менә шулай, җирне чистарту, чирләрдән һәм корткычлардан арындыру өчен шулай эшлибез диләр Гәрәевлар.
Әнүзә апаның чәчәкләренең берьеллыклары күбрәк, ә пион, лилия, розалар инде үз урыннарына утыртылган, һәр елны алдан сызылган план буенча урнаштыра ул чәчәкләрен. Кайсы чәчкә кемнең күршесенә, ату чоры да исәпкә алына утыртканда.
— Берьеллык дәлия (георгин) куагының тамырын чокып алып, базга салам, яздан чыгарып утыртам, берни булмый, саклана, — дип тәҗрибәсе белән уртаклашты ул. Монысы үзем өчен дә яңалык булды, ел да орлыктан гына чыгадыр дип уйлый идем. Күптән түгел клематис утырткан, анысы да чәчкә аткан. Көзен бар чәчкәләрнең дә орлыкларын җыеп алып, кышкылыкка төреп куя. Ә апрельдә аларны кечкенә ябулы теплицасына утырта. Әнә янып торган кызыл гипсофилла үзе качып чыккан бит. Янәшәдә яшәүче кызларына илтүче сукмак та чып-чын бәрхеттән диярсең — буеннан буена бәрхет гөлләре утыра.
— Нинди генә үсемлек булса да аны тере җан иясендәй карарга-тәрбияләргә кирәк, бар күңел җылыңны биреп, көчеңне һәм вакытыңны кызганмыйча, — дип киңәш итә Әнүзә апа. Кайсы үсемлек су ярата, кайсысына нинди туфрак кирәк... һәрберсенең холык-табигатен белеп бетергәннәр. Шуңа да бер-бер помидорлары 500-700 г була, суганнары да уңган быел, зур бер чынаяк кадәр берсе-берсе. Ашка салам дисәң дә, суганның дүрттән бер өлеше җитәр иде, билләһи. Виноградларына башта салкын тисә дә, икенчегә яфрак-җимеш чыгарып, инде менә-менә өлгерергә тора.
«Чәчәкләр белән ару-талу онытыла» диюләре дөрестер. Чәчәкләр, бакча карау картаерга да ирек бирмидер шул. Бу ихлас, ачык күңелле, тырыш гаилә белән очрашудан күңелем үсеп кайттым. Рәхәт кешеләр! Хуҗабикәнең, абыегыз 2 сентябрьдә 80 яшен билгеләячәк дигәч, аңа һич тә ышанасы килмәде. Агач башында чия җыеп йөрүче мөлаем йөзле, төп-төз һәм матур гәүдәле кешегә ул кадәр яшьне бирәсем килмәде. Һәрхәлдә, Әнүзә апа, Җәмил абый, рәхмәт шундый булганыгыз өчен, рәхмәт сезгә «татар халкы тырыш» дигән сыйфатны югалтмавыгыз өчен, тагы шулай кулга-кул тотынышып, күркәм эшләрегез белән сөендереп яшәгез дә, яшәгез әле. Сез матур күңелле, эчкерсез кешеләр, моның шулай булуын эшләрегез дә дәлилли. Каты бәгырьле, тупас, усал затларга мондый матурлыкны тудыру сәләте бирелми. Шулай бит!

Юлия Дәүләтбаева, автор фотолары.


Читайте нас: