Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
21 август 2019, 07:00

Төзек тә, матур да булсын

Владимир Путинның май указын үтәү максатында 2024 елга халыкка торак сатып алу һәм яшәү шартлары тудырылырга тиеш

Шул уңайдан Башкортстан Хөкүмәте авария хәлендә дип табылган йортлардан 2024 елга кадәр 2,5 мең кешене күчерергә ниятли.
Бу максатларга 1,6 миллиард сум бүлеп биреләчәк, дип хәбәр итә республиканың Архитектура һәм төзелеш буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте.
"Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында авария хәлендәге торак фондыннан 2,5 меңнән артык кеше күчереләчәк. 2019-24 елларга кешеләрне авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча Башкортстан программасы расланды, ул мохтаҗ гаиләләргә 923 фатир бирү мөмкинлеге тудырачак.
Программага 2017 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип табылган йортлар кертелгән. Анда республиканың 20 муниципаль берәмлеге катнаша.
#ВладимирПутин
Читайте нас: