Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
21 август 2019, 17:11

Кемдер эшли, кемдер гаеплене эзли...

Башкортстанда «Инцидент» системасы эшли башлаганнан алып, ВКонтакте, Инстаграм, Фейсбук кебек популяр социаль челтәрләрдә төбәк җитәкчелеге исеменә мөрәҗәгатьләр даими килеп тора.

Һәр шикаять урындагы башлыклар, мәгълүмат чаралары вәкилләре тарафыннан тикшерелеп, мәсьәләне чишү юллары, анык карарлар билгеләнә. Кайчагында инцидентка дөреслеккә туры килеп бетмәгән хәбәрләр дә юллана, аларны ачыклау, хәл итү күпме вакыт һәм көчне алса да, берсе дә игътибардан читтә калмый...
Ел саен 1 сентябрь якынлашкан чорда ата-аналар каршына балаларын мәктәпкә әзерләү мәсьәләсе килеп баса. Кемдер аны үзаллы чишә, ә икенчеләр башка юл эзли... Шушы араларда октябрьскийлы Ирек Мирсаяпов исеменнән дә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка шикаять юллануы мәгълүм булды. Шәһәрдәш төбәк җитәкчесенә түбәндәге хәбәрне җибәргән: «Хәерле кич! Әйтегез әле, нигә Октябрьский шәһәренең 22нче мәктәбендә 1-4 сыйныф укучыларына бер фабрикадан бердәм форма сатып алырга мәҗбүр итәләр?! Ә бәлки кемнеңдер андый бәягә кием алу мөмкинлеге юктыр? Бу очракта нишләргә, ничек мәсьәләне хәл итәргә?!».
Мирсаяповның шикаятен алгач та, 22нче мәктәп җитәкчелеге белән бәйләнешкә кердек. «1-4 сыйныфларга мәктәп киемнәре алу мәсьәләсе агымдагы елның май аенда ата-аналар җыелышында тикшерелде. Аның барышында балаларга бер фабрикадан бердәм форма алырга тәкъдим ителде, — ди директор Тамара Степановна Романова. — Әмма бу тәкъдим киңәш бирү рәвешендә генә иде. Ягъни ата-аналар балаларына нинди кием һәм кайсы кибеттән сатып алуны тик үзләре генә хәл итә, мәктәптә бернинди мәҗбүриләү юк. Форманың буяулар гаммасы гына белем бирү учреждениесе таләпләренә ярашлы булырга тиеш».
Ата-аналар инциденттагы хәбәр турында нинди фикердә икән? Моны ачыклау өчен 22нче мәктәп укучысының әнисе — Вероника ханым белән очраштык.
«Бер фабрика җитештерүендәге бердәм кием — укучылар өчен иң кулай һәм килешле булачак дигән фикердәмен. Моның белән күпчелек ата-аналар да килешә. Әлеге мәсьәлә гомум җыелышта каралды, һәм аны күпләр хуплады. Бердәм форма балаларның бер-берсеннән артык аерылмавына да булыша. Үзегез аңлыйсыз, бүгенге заманда «текә» булып күренергә тырышучылар да бар. Андыйлар балаларына затлы «фирмалы» киемнәр ала. Ә бит кемнеңдер мондый әйберләрне сатып алу мөмкинлеге юк. Нәтиҗәдә, укучылар арасында көндәшлек, кимсенү туа. Безгә тәкъдим ителгән фабрика киемнәре матур, сыйфатлы һәм хаклары да һәркем өчен кулай, минемчә. Шәхсән үзебезнең мисалны китерәсем килә. Кызым быел 3нче сыйныфка бара, 1-2 класслар өчен сарафан алган идек, быел инде блузка-итәк яхшырак булыр дибез. Шуны әйтәсем килә: фирмадан алган киемнәрнең сыйфаты бик яхшы, алар шушы вакыт эчендә тузмады да, сузылмады да дигәндәй».
... Инцидентның төп «герое» Ирек Мирсаяпов болар хакында ни уйлый соң дисезме? Бүгенге көндә шикаять язучының чынлыкта булу-булмавына да шик туа. Фаразлауларча, кемдер «фейк» ягъни ялган исем астында шикаять юллаган да, шуның белән вәссәлам! ВКонтактеда бәйләнешкә керүен сорап язган смс-хәбәребезне дә игътибарсыз калдырды ул. Мондый исем-шәрифле зат ата-аналар комитетына да, мәктәп һәм хакимият җитәкчелегенә дә үзен борчыган мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итмәгән. Күрәсең, аңа турыдан-туры республика Башлыгына шикаять язып, үз сүзләрен берничек тә дәлилләми генә, башкаларның мәсьәлә артыннан «чабуын» читтән күзәтү отышлырактыр...


Читайте нас: