Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
19 август 2019, 07:00

Хезмәт медицинасына – югары игътибар

Русия Президенты Владимир Путин сәламәтлек саклау өлкәсенә зур игътибар бүлә

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендәге күзәтчелек буенча федераль хезмәт карары белән Уфа Хезмәт медицинасы һәм кеше экологиясе фәнни-тикшеренү институтына федераль бюджеттан 103 миллион сум акча бүлү каралган.
Бу акчалар лаборатор корпусны реконструкцияләүгә юнәлтеләчәк. Проект-смета документлары әзер, подрядчы билгеләнгән, контрактка кул куелган, төзелеш-монтаж эшләре 19 августта башланачак. Объектны тапшыру вакыты – 2021 ел ахыры.
Институт директоры Әхәт Бакиров әйтүенчә, бу реконструкция институт базасында клиник булмаган тикшеренүләр өлкәсендә фундаменталь фәнни һәм гамәли эшләр үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Урал төбәгендә башкача мондый лабораторияләр юк, масштаблы реконструкциядән соң Уфа Хезмәт медицинасы һәм кеше экологиясе фәнни-тикшеренү институты халыкара таләпләргә җавап бирәчәк.
Бу институт – эре фәнни-тикшеренү үзәге, анда республиканың һәм илнең хезмәт потенциалының сәламәтлеген саклауга юнәлтелгән фәнни-гамәли тикшеренүләрне югары дәрәҗәдә алып баручы 300дән артык хезмәткәр эшли. Тикшеренүләрнең төп юнәлешләре: хезмәт медицинасының, кеше экологиясенең, тирә-як мохит гигиенасының актуаль проблемалары, сәнәгать эшчеләренең һәм төбәк халкының сәламәтлеген саклау.
#ВладимирПутин
Читайте нас: