Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
19 август 2019, 07:00

Чистарту корылмалары яңартылачак

Путинның май указларына ярашлы гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру кысаларында Торак-коммуналь хуҗалык федераль фонды Ишембай шәһәрендә чистарту корылмаларын яңартуга гаризасын хуплады

Гомумдәүләт проекты чараларын тормышка ашыру барышында төбәккә 184 миллион сум федераль акча бүленә.
Бу хакта Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
"Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан коллегаларыма яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерәм. Янә бер тапкыр барысының да исенә төшерәм: без федераль акчаны алып җиткерми идек.
Безгә ешрак һәм күпкә зуррак суммага гариза бирергә кирәк", — дип билгеләде республика җитәкчесе.
Радий Хәбиров сүзләренчә, Башкортстанның федераль үзәк алдында якланган проектлары, документлар белән эшли белүче командасы бар.
Мәскәүдән акча алмыйбыз, соңыннан алар өчен җавап бирергә кирәк" дигән сүзләр белән риза түгелмен", — диде республика җитәкчесе.
Республика Хөкүмәте мәгълүматлары буенча, яңарту эшләрен быел башлап, 2021 елда тәмамлау күзаллана. Проектның гомум хакы 307,16 миллион сум тәшкил итә, шул исәптән Торак-коммуналь хуҗалык фондыннан – 184,3 миллион сум, Башкортстан һәм проектта катнашучының акчасы – 61,43әр миллион сум.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: