"Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылучы үзәк Сочиның "Сириус"ы кебек булачак. Үзәк сәнәгать предприятиеләре, фәнни һәм мәгариф учреждениеләре, мәдәният һәм спорт, җәмәгать оешмалары белән хезмәттәшлек итәчәк.
Былтыр октябрьдә республика "Һәр баланың уңышы" федераль проекты кысаларында шундый үзәкләр төзүгә конкурс сайлап алуында катнашып җиңгән иде.
Ул федераль бюджеттан 211,4 миллион сум күләмендә субсидия алды. Республика 4,3 миллион сум бүләчәк, тагын 64 миллион сум бюджеттан тыш чыганаклардан керәчәк.
Үзәк сәләтле балаларны һәм яшьләрне үстерүгә булышлык итәчәк һәм республиканың визит карточкаларының берсенә әвереләчәк.