Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
15 август 2019, 07:00

Путин һәм "Төнге бүреләр"?

Ил Президенты мотоклуб оештырган халыкара байк-шоуда булды

Владимир Путинны мотоклуб чарасында Кырым Башлыгы Сергей Аксенов һәм Севастополь губернаторы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Михаил Развожаев озатып йөрде.
Әлеге байк-шоу - "Төнге бүреләр" оештырган 11нче шундый чара. Беренче слетны байкерлар 2009 елда Госфорт тавы янында оештырган иде.
- Без русиялеләр йөрәгендә булган һәр яхшы башлангычка ярдәм итеп киләбез, - диде Владимир Путин. - Техниканы, мотоциклны яратучылар, Ватанны барлык йөрәге, барлык күңеле белән сөючеләрне берләштерүче идеяләргә бигрәк тә. Шундый кыю егетләрнең яшьләргә Русиягә нинди мөнәсәбәттә булырга кирәклеген күрсәтә белүе аеруча яхшы.
Чара барышында трюклар күрсәтелде, пиротехник шоу булды, эстрада йолдызлары чыгыш ясады.
#ВладимирПутин
Читайте нас: