Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
15 август 2019, 11:58

«ОЗНА»чыларны нәрсә борчый?

Хакимият башлыгы А. Шмелев катнашлыгында халык белән очрашулар дәвам итә. Чираттагысында ул мәгълүмат төркеме белән «ОЗНА. Үлчәү системалары» эшчеләрен борчыган сорауларны тикшерде.

Иң башта, гадәттәгечә, Алексей Николаевич шәһәрнең социаль-икътисади торышы, соңгы вакытта төрле тармакларда нинди эшләр башкарылуы хакында бәян итте. Арытаба мәгълүмат төркеменә килгән сораулар каралды.

Ата-аналарны мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, җәйге лагерьләрдә иминлек тәэмин итү, тукландыру сыйфаты, ярышлар, олимпиадаларга алып бару мәсьәләләре борчыды.

— Барлык мәгариф учреждениеләрендә балалар өчен имин мохит булдыруга зур игътибар бирелә. Шул максатта алар видеокүзәтү, металлэзләгеч аппаратлары белән җиһазландырылган, шулай ук биредә махсус сак хезмәте тәртипне күзәтә. Балаларны олимпиадага алып барганчы алдан бик күп эшләр башкарыла. Полиция хезмәткәрләре тикшереп, рөхсәт биргәч кенә транспорт юлга чыга. Укучыларны озатып баруга медицина персоналы да җәлеп ителә.

Тукландыру мәсьәләләре исә мәктәп туклануы комбинаты контролендә. Белгечләр тарафыннан меню әзерләнә. Ул тикшерүче органнар белән килештерелә. Көн саен шәфкать туташы, бракераж комиссиясе ашамлык сыйфатын тикшерә. Әгәр дә ата-аналарның шиге бар икән, алар мәктәп җитәкчелеге белән алдан сөйләшеп, балаларны тукландыру ничек оештырылуын килеп күзәтергә һәм азыкны тәмләп карарга мөмкин, — дип аңлатты мәгариф бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Светлана Мерзликина.

Хезмәткәрләрне диспансерлаштыру үтү мәсьәләләре дә кызыксындырды. Бу турыда мәгълүматларны баш табиб урынбасары Ольга Турышева бирде. Хезмәт коллективлары үзләренә кулай вакытны поликлиника белән килешеп, диспансер тикшерүне махсус сайланган көндә үтәргә мөмкинлеген белдерде ул.

Халык, гадәттәгечә, юллар торышы, ихаталарны төзекләндерү, коммуналь хуҗалык өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләрне күтәрде. Мәгълүм булуынча, ихаталар буенча махсус программа — «Башкорт ихаталары» эшләп килә. Берничә урында аның уңышлы тормышка ашырылуын гәзит битләрендә дә язып чыккан идек. Ул алты елга исәпләнелгән. Анда катнашу буенча барлык мәгълүматны коммуналь-хуҗалык бүлегендә алып була. Шәһәрдәшләр Урындагы башлангычларны хуплау программасында да катнаша ала. Моның өчен шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ихаталарны шулай ук йортны тоту-карау һәм агымдагы ремонт өчен җыелган акчалар исәбенә дә ремонтлап була. Торак милекчеләре гомум җыелышта бу турыда бергәләп хәл итеп, идарә итүче компания белән төзекләндерү эшләре планын расларга тиеш.

Мөрәҗәгать итүчеләрнең берсе шәһәр пляжының әлеге торышына зарланды һәм Баулы, Әлмәттәге пляжлар тибындагы кебек төзекләндерергә тәкъдим итте. Җыелучыларны шулай ук боз сарае, аквапарк, велосипед юллары төзү, юл чистарту техникасы автопаркын зурайту, Ык елгасы аша күперне ремонтлау мәсьәләләре дә кызыксындырды.

Алексей Николаевич шәһәр пляжы күршеләрнекеннән ким булмаслык итеп төзекләндереләчәген вәгъдәләде. Тик халык җәмәгать урыннарында үзен тиешлечә тотсын, үз артыннан чүп өемнәре калдырмасын иде, дигән теләк тә белдерде ул. Билгеле булуынча, шәһәрдә аквапарк төзү үзе бер тарихка әверелде. Бу эшкә алынган кеше эшкуарлыктагы авырлыклардан аякка басарга да өлгерми — объектка ут төртәләр, әллә ничә миллионлык җиһазлар юкка чыга. Әлеге вакытта эшкуар объектны сатуга куйды. Хакимият төзелешне тәмамлар өчен инвестор эзли. Шул тирәдә урнашкан күкертле шифаханәдә исә күләмле генә үзгәрешләр булмакчы. Шифаханәнең мөмкинлекләрен киңәйтү, яңа биналар төзү буенча «ПетроТул» җәмгыятенең инвестпроекты республика җитәкчесе Радий Хәбиров һәм хөкүмәт тарафыннан хупланды.

Хакимият башлыгы Боз сарае төзелеше дәвам ителүе, аны шәһәрнең 75 еллык юбилеена тәмамлау планлаштырылуы, Ык елгасы аша күперне тергезү проекты эшләнелүе хакында да белдерде.

Велосипедта йөрергә яратучыларны да күңелле хәбәр көтә: Мәскәү проспекты буенча велосипед юллары булачак һәм киләчәктә 35 бистәдән шәһәрнең үзәгенә кадәр ике тәгәрмәчле транспортта барып җитү өчен мөмкинлекләр тудырылачак.

Өч сәгатьтән артык дәвам иткән очрашу, гомумән, нәтиҗәле булды. Һәр сорау буенча тулы җаваплар бирелде. Кайберләре беркетмәгә теркәлеп, арытаба каралуга куелды.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА

Автор фотолары.
Читайте нас: