Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
15 август 2019, 12:28

Корбан чалу — Аллаһының бер әмере

Шәһәрдәшләр Корбан гаетен билгеләде

Корбан бәйрәме — ислам дөньясындагы иң олы ике мөбарәк бәйрәмнең берсе. Быел ул 11 августка туры килде.

Бу көнне шәһәребезнең мәдрәсә-мәчетләрендә бәйрәм намазы укылды. «Нурул-Ислам» мәдрәсәсенә дә иртә таңнан халык агыла башлады.

Октябрьский шәһәре, Ярмәкәй, Бишбүләк, Миякә районнары имам-ахунды Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин җыелучыларны, аларның гаиләләрен Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте исеменнән Корбан гаете белән котлап, вәгазь сөйләде.

— Корбан чалу — ул Аллаһының бер әмере. Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримнең Кәүсәр сүрәсендә әйтә: «Җәннәттә сиңа Кәүсәр чишмәсенә хуҗа булу бирелде. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен намаз укы һәм фәкыйрьләрне, ятимнәрне сөендерер өчен корбан чалдыр». Бу йола белән без Аллаһыга тугрылыкны күрсәтәбез, аңа гыйбадәт кылабыз, милкебезне аның ризалыгы өчен корбан итәргә әзер икәнен дәлиллибез. Корбан бәйрәме кешеләрне әхлаклылыкка, чисталыкка, мәрхәмәтлелеккә, бер-береңне хөрмәт итәргә өнди, — диде ул вәгазендә.

Елына бер генә килә торган бәйрәмдә шәһәр хакимияте вәкилләре дә катнашып, изге теләкләрен юллады.

Арытаба барысы да гает намазы сафларына тезелде. Биредә өлкәннәрдән тыш кечкенә сабыйларны, яшьләрне күрү дә шатлыклы иде. Димәк, халкыбыз иман юлыннан атлый, тәүбәгә килә, нәсел дәвамчыларына дин тәрбиясе бирергә тырыша.

Гает намазына килгән шәһәрдәшләр белән әңгәмәләшеп алдык.

— Бик зур һәм изге бәйрәм бу. Аны хөрмәт итеп килүчеләргә Аллаһының рәхмәте булсын, — ди өлкән яшьтәге Мәрзия Әхмәдишина. — Барыбыз да бу дөньяда кунак кына, ахирәткә дә күчәсебез бар. Анда да иминлектә булыр өчен шушындый хәерле бәйрәмнәр бирелгән. Корбаннар чалып Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә тырышабыз. Мөмкинлеге булган һәркем бу йоланы үтәргә тиеш. Шушы хәерле бәйрәмнәрне билгеләп, саваплы булган, тиешле гамәлләр кылып яшәсәк, җәннәткә юллар ачык булыр.

Чираттагы әңгәмәдәшем Мәрьям Гыйбадуллина:

— Динебез әдәпле, тыйнак булырга, начар сыйфатлардан ваз кичәргә өйрәтә. Дини кануннарга таянып яшәгән гаиләләр ныклы, балалары тәүфыйклы, итәгатьле була. Бәйрәм көннәрендә әрвахларны искә алыйк, исәннәргә яхшы теләкләр телик, мохтаҗларга кулдан килгәнчә ярдәм итик.

Намаздан соң халык корбан чалу йоласын үтәде. Мәдрәсәнең махсус мәйданчыгында изге йоланы үтәргә теләүчеләрне кабул иттеләр. Бәйрәм көннәрендә 120дән артык баш мал корбанга чалынды. Бар маллар да «Меркурий» федераль дәүләт мәгълүмат системасында теркәлгән иде. Мәйданчыкта тәртип тәэмин итүгә һәм корбан чалу өчен тиешле шартлар тудыруга ветеринар станциясе белгечләре дә, мәдрәсә хезмәткәрләре дә бар тырышлыгын салды. Кануннарга ярашлы, корбанлык ите өч өлешкә бүленә. Беренче өлешен мохтаҗларга, ярлыларга, ятимнәргә, икенче өлешен — туганнарга, дусларга, күршеләргә, өченче өлеше үзеңә кала.

— Күршеләрне, якыннарны, танышларны, фәкыйрьләрне, мескеннәрне сыйлау кешеләрне берләштерә, бәйрәм рухын, бердәмлекне, уртак шатлыкны тоярга ярдәм итә. Корбан чалдыручылар арасында итнең бер өлешен мәдрәсәгә калдыручылар да булды. Волонтер шәкертләр аны «Изгелек» социаль приютына, Картлар һәм инвалидлар йортына һәм башка социаль учреждениеләргә таратты. Бер өлеше мәдрәсә шәкертләренә бүленде, чөнки алар арасында да ятимнәр күп, — дип белдерде Мәүлемҗан хәзрәт.

Корбан бәйрәме өч көн дәвам итте. Мөселман кардәшләр бер-берсен котлап, бәйрәм табыннарына чакырды, бүләкләр өләште. Гаетләр мөбарәк, чалган корбаннар, биргән сәдакалар кабул булсын.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА

Автор фотосы.
Читайте нас: