Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
15 август 2019, 07:00

Китап укырга яратасызмы?

Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы "Мәдәният" гомумдәүләт проекты буенча Башкортстанда 2024 елга кадәр модельле 20 китапханә төзеләчәк

Модернизацияләнгән учреждениеләр Интернетка керү мөмкинлеге алачак һәм аларда төрле түгәрәкләр эше өчен мәйданчыклар булачак, дип хәбәр итте республика Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
"Мәдәният" гомумдәүләт проектының "Мәдәни мохит" проекты буенча 2024 елга кадәр республикада яңа 20 китапханә булдыру планлаштырыла. Модельле китапханәләр базасында кулланучылар өчен илебезнең заманча фәнни һәм сәнгать мәгълүматы һәм вакытлы матбугат ресурсларына керү мөмкинлеге тудырылачак", - диелә хәбәрдә.
Модельле китапханәләрдә эшчәнлек хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрүгә юнәлтелә, аларда дискуссия клублары, түгәрәкләр эше оештырылачак. Әлеге мәйданчыкларда даими рәвештә мәдәни-мәгърифәт һәм белем бирү чаралары үткәрү планлаштырыла, шул рәвешле китапханә интеллектуаль ял итү мөмкинлеге каралган учреждение булырга тиеш.
#ВладимирПутин
Читайте нас: