Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
15 август 2019, 12:26

Бәйрәмнәрнең иң нурлысы

Хөрмәтле дин кардәшләр, мөселманнар! Дини бәйрәмнәребезнең иң олысы, мәртәбәле һәм нурлысы булган, күптән көтеп алган Корбан гаете үтеп тә китте.

Корбан чалу бары бер ният — Аллаһы ризалыгы өчен дип башкарыла. Бу изге гамәл Ибраһим пәйгамбәребездән (Г. С.) башланган. Бүген без Аллаһы Тәгаләдән иңгән Коръән Кәримнең Кәүсәр сүрәсендә кушылган вазыйфаны башкарып, күңел бурычларыбызны үтәвебезгә сөенәбез.

Өязетамак авылы мәчетендә изге Корбан гаете көнне авылдашлар белән җыелып, бәйрәм намазы, Коръән аятьләре укылды, хаҗга баручы кардәшләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуына багышланган догалар кылынды. Балалар һәм яшьләргә Аллаһы Тәгаләнең ни өчен җир йөзенә хайваннарны җибәрүе турында күңелләренә үтеп керерлек итеп кыйссалар рәвешендә бәян ителде, иман, әдәп-әхлак кануннары хакында вәгазь укылды. Соңыннан Корбан гаетенә килгән халык хәләл нигъмәтләрдән авыз итә алды.

Авылыбыз мәчетенең мөселман кардәшләрнең намаз уку, дини белемнәрен арттыру урынына әверелүенә, аның тирә-якка илаһи сафлык иңдереп, күңелләргә ямь биреп торуына зур өлеш кертүче авылдашлар — Равил Гинатуллин, Фларид Миңнуллин, Илгизәр Габдуллин һәм Газинур Гимаевларга чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Раббыбыз Аллаһ барлык яхшы гамәлләребезне кабул итеп, гыйбадәтләребез өчен савапларын арттырып, безгә бәхет, сәламәтлек, гаиләләребезгә, илебезгә, тынычлык, иминлек, муллык һәм хәерле бәрәкәтен иңдерсен. Корбан гаете һәр йортка да шатлык, иминлек һәм Аллаһының рәхмәтен алып килсен!

Вәзир ХӘЙРУЛЛИН,

Өязетамак мәчетенең имам-хатыйбы.
Читайте нас: