Ил җитәкчесе Шмаковның хезмәтен югары бәяләде. “Сез гомерегезне илдәге профсоюз хәрәкәтен үстерүгә багышладыгыз, күп еллар буе хезмәт законнарын камилләштерүгә, Русия гражданнарының хокукларын, мәнфәгатьләрен, социаль гарантияләрен тәэмин итүгә тоемлы өлеш кертәсез”, - диелә телеграмада. Путин шулай ук Михаил Шмаковның җаваплы һәм кирәкле эшчәнлегенең җәмгыятьтә тотрыклылыкны ныгытуга хезмәт итүен һәм тирән ихтирамга лаек булуын билгеләде.